Бу шәхес турында яза башлаганчы башкорт әдәбияты һәм филологиясе тарихындагы фаҗигале бер фактны искә төшерергә туры килә. Утызынчы елларда, аеруча аның беренче яртысында туган күп кенә шагыйрь, әдип, галимнең гомере бик иртә өзелгән. Менә күз алдында гына диярлек торган унбер исем-фамилия. Болар арасында иң яше — филология фәннәре кандидаты Марат Минһаҗетдинов. 1934 елда дөньяга килеп, 38 генә яшен тутырып бакыйлыкка күчкән. Рәми Гарипов (1932-77), Рәис Низамов (1932-78), Вафа Әхмәдиев (1937-83), Әхмәт Гайсин (1937-83), Ким Әхмәтҗанов (1932-81), Шакир Биккулов (1932-83), Әнүр Вахитов (1932-84), Мияссәр Басыйров (1930-84). Исемлектә унберенче булып торучы геология-минерология фәннәре кандидаты Дикъкать Буракаев (1932-81) та шигъри җанлы кеше, талантлы журналист, моңлы җырчы иде. “Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре” исеме дә аңа юкка гына бирелмәгән бит. Игътибар итегез! Бу унбернең алтысы 1932 елда туган. Унысын 70нче еллар ахыры — 80нче еллар башы (1983 елда — 5 кеше) кырган. Минһаҗетдиновтан башкалары — 45-53 яшьлек асыл ирләр. Бер милләтнең әдәбияты, фәне өчен афәткә тиң югалту бит бу!
Алар белән тоташ бер нәфислек дөньясы, кичереш-омтылышлар, планнар-идеяләр дөньясы китте, күпме сүзләр әйтелми, күпме китаплар язылмый калды! Хезмәт һәм иҗат биографияләре кыска гына булса да, алар башкорт әдәбияты тарихына килер буын әдипләренә дә үрнәк булырлык чагу битләр язып калдырдылар.
Әдәбият галиме Әхәт Вилданов, бер шагыйрьнең утызынчы еллар башында туган тиңдәшләрен “урман читендәге имәннәр” дип атавын телгә алып, бу фикерне көчәйтеп дәвам итә: “Чынлап та, бу буынның сабыйлык, үсмерлек чоры булмаган бит – аны сугыш урлаган. Көчсез генә иңнәренә әтиләре тартырга тиешле йөкне салып, заманның ачы җилләренә карамый, чәм белән тарткан буын, какшаган сәламәтлек, урланган бәхет, яралы язмышлар буыны...”
Әнүр Вахитовны шәхси фаҗигаләр сабый чагыннан гомеренең ахырына кадәр эзәрлекли. Ул 1932 елның 20 декабрендә Гафури районының Тугай авылында туа. Әнисе Зәкиянең әтисен, хәлле тормышта яшәгән өчен, 1918 елда большевиклар атып үтерә, барлык мөлкәтләрен, йорт-кураларын тартып алып, гаиләне урамга куып чыгаралар. Дүрт яшендә әтисез калган кыз унҗиде яшендә үк Тугайга килен булып төшә. Әмма яшь укытучы, коммунист ире дә, каена-каенанасы да “социаль чыгышы” өчен аны көне-төне битәрлиләр. Мескен Зәкиягә унсигез яшендә үк тудырган улы Әнүрне күтәреп, әти-әнисе йортына кайтып егылудан башка чара калмый.
Яшь хатын Яңа Каварды авылына бик тә ихтирамлы, кешелекле егеткә кияүгә чыга. Өч балалары була. Бөек Ватан сугышында беренче ире дә, икенчесе дә башларын сала. 31 яшендә дүрт бала белән тол калган Зәкия сугыштан соң байтак еллар үткәч, элекке фронтовик офицер белән гаилә кора.
Күп кайгылар, югалтулар кичергән ханымның икенче никахтан туган улы Рәшит Зәйнетдинов (1938-2015) Башкортстанның халык рәссамы һәм атказанган сәнгать эшлеклесе, Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Уфа сәнгать институты деканы, профессор, мөхбир-әгъза иде. Яраткан абыйсы турында ул ихлас истәлекләр язып калдырды:
“Бала чак искә төшсә, күз алдына юантык гәүдәле, саргылт чәчле, уйчан ак йөзле, яшькелт күзле һәм һәрвакыт туры сүзле Әнүр абыем килеп баса... Абыем яшьтән тормышка җитди карашлы булды. Яшьтәшләре арасында ниндидер бай табигатьлелеге, белемгә омтылышы, үзаллылыгы, егәрлелеге белән аерылып тора иде.
Менә сугыш уены уйныйбыз. Ә уенчыклар — мылтык, кылыч. Хәтта самолет, танкларны, “орден”нарны ул ясый.
Безнең Яңа Кавардыда башлангыч мәктәп кенә булганлыктан, 8 чакрымдагы Каварды мәктәбенә йөрде. Бик яхшы укыды. Мәктәп завучы Шәүкәт Гарипов аны “выдающийся ученик” дип йөрткән хәтта.
Гаиләдә иң өлкән бала (9-13 яшьләрдә) буларак, әни белән бергәләп утын сөйрәп ташу, кисү, өйгә кертү, йорт, бакча, абзар эшләре аның иңендә. Моны эшләмим дип киреләнгәнен бер дә хәтерләмим.
Балачактан рәсем ясау, шигырьләр язу белән мавыкты. Өй стеналарына яраткан язучылары портретларын ясап элде. Көндәлек алып бара башлады. Шулай да иң яратканы китап булды. Аның өчен китап бөтен табигатенең, тормышының максаты, эчтәлеге иде. Менә балалар, яшьләр аулакка җыела: җыр, бию, уен-көлке. Абый укыган китабының эчтәлеген сөйли. Тын да алмыйча тыңлыйлар. Ач-ялангач шул заманнарда ук әле ул ярыйсы гына китаплар җыеп, аларны үзе ясаган киштәгә бик кадерләп тезеп куйды.
Аңа кушканнардырмы, юкмы, бәйрәмнәр җитә башласа, клубны бизәү өчен лозунглар язды, стена гәзите чыгарды, анда үзенең шигыре дә була иде. Тантаналы җыелышта, гадәттә, колхоз рәисе доклад сөйли. Бер елны рәиснең вакыты булмыймы, бу эш 12-13 яшьлек Әнүргә кушыла. Җитди итеп, олыларча сөйли ул. Сугыштан кайткан Зәйнулла бабай Рәхмәтуллин, басып: “Бу малайда өмет бар, аңардан кеше чыгар!” — ди. Бөтен халык гөрләтеп кул чаба.
Кайчак яшьләр абыем язган пьесаны куя. Гадәттә, аларның күбесе байларны, ялкауларны, фрицларны мыскыллый, әче көлә. Тискәре рольләрне автор уйный.
Авылдагы укыганрак абзыйлар белән аралашты. Соңыннан аларның образын әсәрләренә кертеп җибәрде.
Сугыштан соң тормыш безнең юлларны аерды: абыем, Каварды җиделлык мәктәбен тәмамлап, Сәетбаба урта мәктәбенә, арытаба Уфага китте. Мин Салават-һөнәрчелек училищесына кердем. Юлларыбыз кабат 1963 елда (аңа — 31, миңа 25 яшь) мин Уфа сәнгать училищесына укырга кергәч кушылды. Ул инде өйләнгән, университет тәмамлаган, шунда укытырга калган аспирант иде. Минем укырга керүемә бик шатланып, бермәл үзенең укыткан җиренә — университетка алып барды, мәшһүр райондашыбыз Җәлил Киекбаев белән дә таныштырды хәтта. “Монда укымасаң да, лекцияләргә йөре”, — дип тә киңәш бирде.
Өйләренә еш бардым, ул һәрчак эш өстендә — я укып, я язып утыра. Сүз сәнгать, әдәбият турында бара, уңышларга шатлана, кимчелекләргә көенә. Дәрес биремнәре буенча ясаган рәсемнәремне аңа барып күрсәтәм. Чабып барган атлар рәсеменә укытучылар уңай бәя биргән иде. Абыем карап торды да: “Атларың куянга охшаган. Ат бөек хайван бит ул, шуны аңла”, — диде. Аның әйткәне бик файдалы булды.
Төп сыйфатларының берсе басынкылык иде. Кандидатлык диссертациясе яклаганда мин дә утырдым. Эчтәлеген сөйли, сорауларга тыныч кына җавап бирә. Абруйлы бер оппонент торды да болай диде: “Вахитовның диссертациясе бик көчле, доктор дәрәҗәсен якларлык, автор аны якламый, ә диссертация аның үзен яклый”.
Язучыларның IХ съездында (ул катнашкан соңгы съезд) аның проза турындагы докладын тыңлагач, Мостай Кәрим, абыемның кулын кысып: “Минем күптән шундый доклад тыңлыйсым килә иде”, — диде.
Абыемның егәрлелеге һәрнәрсәдә күренеп торды. Бервакытта да тик утырганын хәтерләмим. Бәләкәйдән физик яктан көчле, эре сөякле иде, каникулга яисә отпускыга бары тик авылга кайтуны гадәт итте. Беркайчан да ял йортына, курортка йөрмәде. Авылда утын яра, печән чаба, агачтан матурлап өй җиһазлары — карават, диван, утыргычлар эшли. Аның ясаган әйберләре Архангель районының Убалар авылында яшәүче Флүрә сеңлебезнең өй эчен әле дә бизәп тора.
Илле яше тулганда абыем танылган язучы, унбишләп фәнни һәм әдәби китаплар авторы иде. Хөкүмәт, гадәттә, андый шәхесләрнең юбилейларын лаеклы билгели. Абыемны гына “оныттылар”. Уфа шәһәр Советы гына, трамвай йөртүчеләр белән бер рәткә куеп, үзенең Мактау грамотасын бирде.
Абыемны гомер буе ниндидер язмыш каһәре эзәрлекләде. Сабый чактан ук ятимлек. Өйләнгәч тә бәхете озакка сузылмады — акыллы, ачык, сылу Дәүрия җиңгәбез бик иртә вафат булды. Бик кешелекле, алчак Галия җиңгәбез дә авыр чир белән җәфаланды. Абыем үлгәч, ул да озак яши алмады. Зур иҗат өчен туган шәхеснең юлына һәрчак ташлар явып, йөрәген төрле кайгылар камчылап торды. Хәзер балалары Азамат, Салават, Шәүрә бәхетле булсыннар иде...” (1996 ел).
Әнүр Вахитовның рәсми биографиясенә килгәндә, унынчы сыйныфтан соң ул үз районнарындагы Толпар җидееллык мәктәбендә укыта, Уфадагы “Октябрьский натиск” типографиясендә корректор булып эшли. 20 яшендә Башкорт дәүләт педагогия институтының (хәзер — БДУ) тел һәм әдәбият факультетына укырга керә һәм аны тәмамлагач, башкорт әдәбияты кафедрасына ассистент итеп калдырыла. 1962-64 елларда Уфа Тарих, тел һәм әдәбият институтының аспирантурасында укый. 1965 елда “Хәзерге башкорт романы” дигән темага диссертация яклагач, аңа филология фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсе бирелә. Арытабангы елларда шул институтта гыйльми хезмәткәр булып эшли.
Әнүр Вахитов иҗат юлына шагыйрь буларак аяк баса. “Үрләү” дигән тәүге шигыре 1955 елда “Ленинсы” гәзитендә дөнья күрә. Республика матбугатында басылган тәүге шигъри әсәрләре үк фикер оригинальлеге, хис кичереше тирәнлеге, сурәтләү чараларының байлыгы белән аерылып тора. Аның таланты прозада ныграк ачыла. Йөздән артык чәчмә әсәре, күбесенчә хикәяләре, хикәятләре дөнья күрә. Атаклы хикәятче Сәгыйть Агиш традицияләрен дәвам итеп, бәләкәй формада актив эшләгән тәүге әдипләрнең берсе була ул. 50нче еллар ахырында БДУда ассистент һәм халык иҗаты курсын укытучы буларак, ел саен студентлар белән фольклор экспедицияләре оештыра. Төрле районнарда йөреп, күңелләрендә халыкның гасырлар төпкеленнән килгән рух байлыгын саклаган бихисап сүз осталары белән очрашып, алардан язып алынган гүзәл иҗат үрнәкләре тәэсирендә ул үзе дә хикәятләр иҗат итә башлый.
Ул чакта икенче курс студенты булган, еллар үткәч, фән докторы, Башкортстанның халык шагыйре булып танылган Равил Бикбаев 1959 елның августында башланып киткән ул экспедицияләрне түбәндәгечә искә ала:
“Бу сәяхәт вакытында яшь укытучы Әнүр Вахитов кечкенә табышка да безнең белән бергә ихлас куанды, аларның әһәмиятен безгә аңлатырга тырышты. Ул үзе дә бу Гафури төбәгендәге — үзенең туган якларындагы һәр тау, һәр кыя, һәр урман хакында диярлек әллә никадәр кызыклы легендалар белә, юлда барганда аларның төрле сыны дәһшәтле тарихи вакыйгалар белән бергә күз алдына баса кебек иде. Гадәттә, аз сүзлерәк, кырысрак булып күренгән Әнүр Вахитов туган табигать буйлап йөргәндә, халык талантларын тыңлаганда ныграк ачыла бара, күңелендәге дулкынлануны, күзләрендәге очкынны яшерә алмый иде.
Әлеге сәяхәт вакытында Әнүр Вахитов, туган җирнең төрле төбәкләре хакында мәгълүматлар бирү, халык иҗат иткән сүз сәнгатенең табигатен ачу белән бергә, иң мөһиме — ил тарихына игътибарлы булырга, кеше күңелендә матурлыкларны тулырак күрергә өйрәтә, үзендәге соклану белән башкаларны да кабындыра иде.
Икенче елны Әнүр Вахитов безне Зианчура якларына, Сүрәм, Өскәлек буйларына сәяхәткә алып китте. Без ул яклардагы халык талантлары аша сүз сәнгате дигән сокландыргыч дөньяга тагын да ныграк гашыйк булдык. Берничә елдан соң аның белән Инҗәр буйларында шундый ук сәяхәттә булып кайттык”.
Әнүр Вахитов “Салават күпере” дигән тәүге китабына (1963 ел) кергән хикәятләрендә халык иҗатын яхшы тою сәләтен, фольклор традицияләре җирлегендә хикәят жанрын үстерү мөмкинлекләрен күрсәтә. Икенче китабы — “Каен чуклары” (1966) лирик хикәяләр өлкәсендәге аның яңа мөмкинлекләрен таныта. Ул үз иҗатына һәм каләмдәшләре иҗатына таләпчән караган язучы була. Мондый таләпчәнлек аның матбугатта басылган тәнкыйть мәкаләләрендә дә ачык күренә.
Әдәбият галиме Әхәт Вилданов истәлекләренә караганда, уй-хыяллары, омтылышлары, үзенең бөтен булмышы белән Әнүр Вахитов әдәбият дөньясыннан аерылгысыз була — шушы бай, олы һәм катлаулы дөньяда кайнап яшәүне ул үзенең гражданлык бурычы итеп саный. Ул унөч ел дәвамында, гомеренең соңгы көннәренә кадәр, Башкортстан Язучылар берлегенең проза секциясенә җитәкчелек итә. Шул чорда йөзләрчә роман, повесть һәм хикәянең һәрберсе диярлек аның фатыйхасы белән дөнья күрә. Ә дөнья күрә алмаганнары күпме? Аларның һәрберсендә Әнүр Вахитовның кул эзләрен, искәрмә-төзәтүләрен күрергә мөмкин. Аның портфелендә һәрвакыт кемнеңдер яңа кулъязмасы йөри торган була: ул аларның һәрберсенең авторы белән даими элемтәдә була, бәхәсләшә, исбатлый, инкарь итә, мактый, киңәш һәм юнәлеш бирә... Боларның барысын да ул табигый бер күренеш, мотлак була торган көндәлек эш ыгы-зыгысы дип карый. Теге яки бу кулъязманың язмышын хәл иткәндә аның фикере соңгы сүз сымаграк кабул ителә...
Әнүр Хисмәт улы Вахитов йөздән артык гыйльми хезмәт яза. Алар арасында күренекле әдипләрнең иҗади портретын тудыруга (“Иҗади портретлар”, Уфа, 1976; “Шигърият шоңкары”, Уфа, 1984; “Зәйнәп Биишева иҗаты”, Уфа, 1980 — И. Вәлитов белән автордашлыкта), әдәби осталык мәсьәләләренә (“Талантның асылы”, Уфа, 1972), башкорт прозасының аерым жанрларының үсеш проблемаларына (“Эпик киңлекләрдә”, Уфа, 1968; “Башкирский советский роман”, Москва, “Наука”, 1978; “Офыклар киңәйгәндә”, Уфа, 1979) багышланган дистәдән артык зур монография, проблемалы мәкаләләр җыентыклары бар. Башкорт прозасының чыганакларын барлап, аның үсеш юлларын һәм закончалыкларын юллап, аерым жанр формаларының эчке табигатен аныклап, ул 1982 елда Уфада урыс телендә “Жанр и стиль в башкирской прозе” дигән монографиясен бастырып чыгара. Шушы проблемага багышланган докторлык диссертациясен яклауга санаулы гына айлар калганда галим һәм прозаик 1984 елның 24 декабрендә кинәт вафат була.
Башкорт әдәбиятында һәм фәнендә якты эз калдырган бу шәхеснең 1981 елда нәшер ителгән хикәятләр һәм хикәяләр җыентыгы “Якты күңел” дип атала. Якын күргән замандашлары, фикердәшләре аның үзен дә “якты күңелле кеше” дип телгә алдылар. Аның турында югарыда язып үтелгәннәрдән тыш, галимнәр Әхмәт Сөләйманов, Зиннур Ураксин, Мирас Иделбаев, прозаиклар Ногман Мусин, Әмир Әминев, шагыйрьләр Хәсән Назар. Ирек Кинҗәбулатов һәм башкаларның истәлек-ләре бар.
Фәрит Фаткуллин.