"Башинформ" Башкортстан Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетының эзләү-коткару отряды начальнигы белән балачак хыялы, һөнәр авырлыклары һәм миссиясе турында сөйләшкән. Денис Габдрәхимов – I класслы коткаручы. Ул һөнәри бәйрәмен менә инде 18нче ел билгеләп үтә.
Ул мәктәп елларыннан ук коткаручы булырга хыяллана һәм УДАТУга коткаручы белгечлегенә укырга керә. Диплом алгач та Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетына эшкә урнаша.
Спорт туризмы белән шөгыльләнүе аңа ниндидер дәрәҗәдә һөнәр сайлауга ярдәм итә. Анда балаларга коткару эшләре нигезләре дә укытыла. Бу юнәлеш егеттә зур кызыксыну уята. Аннары хәвефле очракларда коткаручылар белән очрашу була. Бу хәлиткеч факторга әверелә.
"Бервакыт шундый мизгел булды: без Атыш шарлавыгына походка бардык. Ул вакытта көчле яңгырлар явып үтте,
су ташты. Безне бу хәлдән коткаручылар коткарды. Ул вакытта мин беренче тапкыр коткаручылар белән очраштым һәм миндә алар кебек булырга теләк туды», - дип хатирәләре белән уртаклаша Денис Габдрәхимов.
Сүз уңаеннан, ул туризм белән мавыгуын әле дә туктатмый. Буш вакытта биек тауларны яулый, Эльбрус һәм Белухага менә.
Күпьеллык хезмәте һәм һөнәренә тугрылыгы өчен Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты белгече берничә тапкыр республика дәрәҗәсендәге Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр алган. Денис Габдрәхимов үзе әйтүенчә, иң зур рәхмәт һәм кыйммәт – үзеңнең вакытында өлгергәнеңне, бәлагә тарыган кешегә ярдәм итүеңне аңлау.
Ләйсән Закирова.
Фото: Башинформ