+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
29 декабрь 2022, 02:44

Хат ташучы киләме?

Яңа ел бәйрәмнәрендә почта хезмәте ничек эшли?

Башкортстанның почта бүлекләре Яңа ел бәйрәмнәрендә эш графигын үзгәртәчәк, дип хәбәр иттеләр Федераль почта хезмәтендә. Әйтик, 31 декабрьдә бөтен республика буенча почта бүлекләре бер сәгатькә азрак эшләячәк. 1, 2 һәм 7 гыйнварда барлык бүлекләр өчен ял көне булачак. Бу көннәрдә хат ташучылар хатлар, гәзит-журналлар таратмаячак. Пенсияләрне һәм пособиеләрне алар Башкортстанда Русия Пенсия фонды бүлеге белән килештерелгән график буенча илтәчәкләр. 3, 4, 5, 6, 8 һәм 9 гыйнварда барлык почта бүлекләре гадәти режимда эшләячәк.
Автор:Резида Валитова
Читайте нас