+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
30 декабрь 2022, 05:06

“Исән-сау кайтуыгызны көтәбез!”

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров эш сәфәре белән Донбасс һәм Луганск халык республикаларында булды.

“Исән-сау кайтуыгызны көтәбез!”“Исән-сау кайтуыгызны көтәбез!”
“Исән-сау кайтуыгызны көтәбез!”
Тәүдә ул Донбасста Александр Доставалов исемендәге батальон һәм республикадан мобилизацияләнгән сугышчылар белән очрашты.
Төбәк җитәкчесе хәрбиләргә куелган бурычларны нәтиҗәле үтәү өчен автомобильләр һәм махсус җиһазлар тапшырды, шулай ук, аеруча батырлык күрсәткән яугирләргә Салават Юлаев һәм генерал Шәй-моратов орденнарын тапшырды.

– Без сезнең янга ашкынып килдек. Сезне сау-сәламәт килеш күрүемә шатмын. Сезнең белән сөйләшергә, мобили­за­­цияләнгән егетләргә нәрсә белән ярдәм итәргә дип һәм аларның тормыш шартлары белән танышырга килдек. Сезгә Башкортстан халкыннан, гаиләләре­гез-дән сәлам тапшырам, – диде Радий Хә­би­ров. – Без барыгыз өчен дә бик борчылабыз һәм сезнең һәрберегез белән горурланабыз. Хезмәтегез һәм батырлыгыгыз өчен зур рәхмәт!
Башкортстан Башлыгы, шулай ук, Росгвардия бүлекчәләре урнашкан урында булды. Монда төбәк җитәкчесе һәлак булган сугышчылар һәйкәленә чәчәкләр салды. Радий Хәбиров Росгвардия структурасына кергән Салават Юлаев исемен­дәге башкорт батальоны сугышчылары белән очрашты, аларның хезмәт итү шартлары белән танышты.
Донбасска эш сәфәре кысаларында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Луганск Халык Республикасы Башлыгы Леонид Пасечник белән очрашты. Анда төбәкара хезмәттәшлек­не ныгыту һәм торак пунктларны тергезү­дә ярдәм итү мәсьәләләре тикшерелде.
Радий Хәбиров Башкортстанның Донбассның социаль объектларын тер­гезүдә һәм урындагы халыкка ярдәм итүдә үз өстенә алган барлык йөкләмә-ләр­не үтәвен билгеләде.
– Төбәкләребез озак еллар дәвамын­да хезмәттәшлек итә, Луганск Халык Рес­публикасы халкына тирән хөрмәт бе­лән карыйбыз. Әлбәттә, без үзара мөнәсәбәтләрне үстерү яклы. Луганск Халык Республикасы катлаулы чор кичерә, инфраструктураны тергезергә кирәк. Без үз өстебезгә алган барлык йөкләмәләрне үтибез, Красный Луч шәһәрендәге 46 объектны ремонтладык. Һәм бүген алдагы елга планнар турында фикер алышырга телибез, – диде Радий Хәбиров.
Башкортстан Башлыгы уртак эш юнәлешләрен һәм өстенлекләрне хез­мәттәшлек турында яңартылган киле­шүдә ныгытырга тәкъдим итте. Өстәвенә, Радий Хәбиров Башкортстанның Донбасс кешеләренә һәм Ватанны саклаучы хәрби хезмәткәрләргә ярдәм итү өчен гуманитар конвойлар формалаштыруны дәвам итәчәге турында, шулай ук, ял итү һәм сәламәтләндерү өчен Луганскидан балаларны кабул итәргә әзер булуын белдерде.
Арытаба ул Луганск Халык Республикасы делегациясен уртак проектлар өчен юнәлешләрне билгеләү максатында бизнес-миссия белән республикага чакырды. Луганск Халык Республикасы Башлыгы Леонид Пасечник гуманитар конвойлар формалаштырган һәм торак пунктларны тергезүдә ярдәм күрсәткән өчен Башкортстан җитәкчелегенә рәхмәт белдерде.
Башкортстан Башлыгы Радий Хә­би­ров, шулай ук, Луганск Халык Рес-пуб­ликасының Петровское шәһә­рен-дәге Русия Герое, генерал-майор Миң-негали Шәйморатов исемен йөр­түче 22нче урта мәктәптә булды.
Шушы елның җәендә Башкортстан төзүчеләре Радий Хәбиров башлангычы белән мәктәп бинасын ремонтлады. 1 сентябрьгә мәктәпнең тышы һәм эче яңар­тылды, тәрәзәләр алмаштырылды, җылылык һәм электр тәэминаты яңар­тылды, мәктәп яны территориясе төзек­лән­дерелде. Республика, шулай ук, уку өчен җиһазлар сатып алуда ярдәм итте.
Төбәк җитәкчесе мәктәп бинасын карады һәм эшләрнең сыйфатлы башкарылуын бил­геләп үтте. Башкортстан Башлы­гы, шулай ук, укытучылар һәм уку­чы­лар бе­лән аралашты, аларны якынлашып ки­лүче Яңа ел белән котлады.
Республика Башлыгы билгеләвенчә, Башкортстан Луганск Халык Республикасы уку йортлары белән актив хезмәт­тәшлек итәргә, тәҗрибә уртаклашырга, балаларны, үсмерләрне ял итү һәм сәламәтләндерү өчен Башкортстанда кабул итәргә әзер.
– Укытучылар һәм укучылар, без сезне һәрчак көтеп калабыз. Укыту методи­калары белән алмашырга, төрле фәннәр­не укытуны оештыруда ярдәм итәргә әзербез. Башкортстанның Мәгариф министрлыгы шундый йөкләмә алды инде. Республикабыз чыгарылыш сыйныф укучылары өчен яхшы югары уку йортлары бар. Моннан тыш, узган җәйдә бездә Луганск Халык Республикасыннан 1,5 мең бала ял итте. Бу эшне дәвам итәргә әзербез, – диде Радий Хәбиров.
Арытаба Радий Хәбиров Красный Луч шәһәре дәваханәсендә булды. Анда урындагы халыкка ярдәм күрсәтүче Башкортстаннан килгән медицина бел­гечләре белән очрашты.
Донбасста барлыгы сигез бригада составында 207 медицина хезмәткәре, шул исәптән 80 балалар табибы эшләде. Алар якынча 18 мең кешене тикшергән, тиешле дәвалау үткәргән. Республика Башлыгы медицина хезмәткәрләренә фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм Яңа ел белән котлады.
Төбәк җитәкчесе Донбасс халкының сыйфатлы медицина ярдәменә мохтаҗ булуын билгеләп үтте һәм Луганск Халык Республикасы территориясендә Башкортстаннан сигезенче табиблар бригадасы эшләвен искәртте.
– Сез монда өч-дүрт ай түгел, ә ярты ел яшисез. Донбасс, Луганск өчен шундый катлаулы чорда бу аеруча мөһим. Без аларга авыр вакытта иңебезне куйдык, – диде Радий Хәбиров. – Безнең дуслык озак еллар дәвам итәчәк.
Фидакарь хезмәтләре һәм Донбасс халкына ярдәм иткән өчен Радий Хә­биров табибларга Башкортстан Башлы­гының Рәхмәт хатларын тапшырды.
Шул ук көнне Радий Хәбиров Миң­негали Шәйморатов исемендәге ба­тальон­ның шәхси составы белән очрашты. Төбәк җитәкчесе хәрби хезмәт­кәр­ләрнең яшәү шартлары белән танышты, шулай ук, аеруча батырлык күр­сәткән сугышчыларга генерал Шәймора­тов орденнарын һәм Башкортстан Баш­лы­гының Рәхмәт хатларын тапшырды.
– Республика халкы исем­ен­нән рәхмәт сүз­ләрен кабул итегез. Без сезнең өчен бик борчылабыз һәм мотлак ярдәм итәчәкбез. Яңа ел бәй­рәмнәре алдыннан сезнең ничек яшә­вегезне күрергә, үтенеч­ләрегезне тың­ларга, сезгә һәм гаиләлә­регезгә кирәкле ярдәм күр­сәтер­гә килдек, – диде Радий Хәбиров. – Аеруча шуны билгеләп үтәсем килә: куелган бурыч­ларны үтәгәннән соң, барыгызны да көтеп калабыз. Арытаба ничек яшәргә һәм эшләргә икәнлеге турында бергәләп уйлаячакбыз. Минем һәм хез­мәттәш­ләремнең төп бурычы – сезгә яр­дәм итү. Үзегезне саклагыз, без сезне көтәбез һәм зур шатлык белән каршы алачакбыз.
Очрашу вакытында Миңнегали Шәй­моратов исемендәге батальон командиры Радий Хәбировка бөтен шәхси сос­тав имзаларын куйган подразделение флагын тапшырды.
– Төп бурыч – Миңнегали Шәймора­тов, Александр Доставалов һәм Салават Юлаев исемендәге батальон сугышчыла­рының, мобилизацияләнгән егетләребез­нең ничек хезмәт итүен күрү иде. Алар­ның күңеле күтәренке, – диде Радий Хәбиров. – Без бүлекчәләрне тәэмин итүне һәм хәрбиләрнең гаиләләренә ярдәм күрсәтүне дәвам итәчәкбез дип килештек. Бу бик мөһим. Һәм, әлбәттә, барыбыз да егетләребез белән горурланабыз. Баш­кортстан халкына күп сәлам тапшырдылар.
Донбасска эш сәфәре барышында Башкортстан Башлыгы Радий Хәби­ров Донецк Халык Республикасы җитәкчесе Денис Пушилин белән дә очрашты. Алар төбәкара хезмәттәш­лек­не ныгыту мәсьә­ләләре турында фикер алыштылар.
Башкортстан Башлыгы, Русия төбәге буларак, Донецк Халык Республикасы белән килешүдә хезмәттәшлекнең өс­тенлекләрен ныгытырга тәкъдим итте. Аның нигезендә – Башкортстан белән Донецк Халык Республикасы арасындагы хезмәттәшлекне киңәйтү турында коммюнике, аңа агымдагы елның 20 мартында Донецкида республикалар җитәк­че­ләре Радий Хәбиров һәм Денис Пушилин кул куйган иде. Документка ярашлы, сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләрне ны­гыту, фәнни-техник хезмәттәшлек, сәламәтлек саклау, мәгариф, яшьләр сәя­сәте, мәдә­ният һәм туризм өлкәсендә элемтәләрне киңәйтү төп эш юнәлешләре булып тора.
Моннан тыш, яклар ел саен Уфада яисә Донецкида үткәреләчәк Башкортстан һәм Донецк Халык Республикасы Башлыгы призларына көрәш буенча уртак турнир оештырырга килеште.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас