

17 гыйнварда Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Башинформ” мәгълүмат агентлыгында булды. Төбәк җитәкчесе республиканың алдынгы электрон медиасы коллективы белән аралашты, аның үсеш перспективалары турында фикер алышты һәм дәүләт бүләкләрен тапшырды.
28 февральдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров атна саен уздырыла торган оператив киңәшмәдә республика Хөкүмәтенә көнбатыш санкцияләре шартларында төбәк икъти-садының тотрыклы эшләвен тәэмин итү бурычын куйды.
–Шуны ассызыклыйм: Президентыбызга, һичшиксез, ярдәм итәбез. Мин “без” дигәч, үз исемемнән түгел, ә үзебезнең зур идарә командасыннан дип ышанам, – диде Радий Хәбиров. – 23 февральдә Донецк һәм Луганск халык республикаларын тану буенча ярдәмебезне ачык чагылдырдык. Нәкъ шулай ук без Русия Президентының Украинада махсус хәрби операция уздыру турындагы карарын берсүзсез хуплыйбыз. Ышанам ки, Кораллы Көчләребез үз бурычын үтәячәк. Без аларга ярдәм итәчәкбез һәм алар өчен җан атабыз.
20 мартта Донецкида Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм Донецк Халык Республикасы Башлыгы Денис Пушилин эшлекле очрашу уздырды, аның нәтиҗәләре буенча Русия төбәге белән ДХР арасында хезмәттәшлекне киңәйтү турында уртак коммюникега кул куйдылар. Документ нигезендә – сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләрне ныгыту, фәнни-техник хезмәттәшлекне, сәламәтлек саклау, мәгариф, яшьләр сәя-сәте һәм мәдәният өлкәсендәге элемтәләрне үстерү.
31 мартта Санкт-Петербургта “Адмиралтейские верфи” җәмгыяте мәйданчыгында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Уфа” зур дизель-электр су асты көймәсен суга төшерү тантанасында катнашты. Бу субмарина – Русиянең Тын океан флоты өчен эшләнгән 6 су асты көймәсенең дүртенчесе. Аны 2019 елның 1 ноябрендә төзи башладылар. Башкортстанның Русия флоты үсешенә зур өлеш кертүен исәпкә алып, республиканың Диңгез җыены башлангычы белән көймәгә “Уфа” исеме бирелде.
22 апрельдә Уфада “Торатау” Конгресс-холлы янындагы мәйданда “ZaРоссию” музыкаль марафоны кысаларында патриотик концерт булды. Эстафетаны Башкортстан башкаласына Бийск шәһәре тапшырды. Чарада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров катнашты. Ул Украинада нацизмга каршы көрәшүче, Русияне һәм Донбасс халкын яклаган солдатларга теләктәшлек белдерде.
9 майда Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Совет мәйданын-да Русия Герое, генерал-майор Миңнегали Шәйморатовка һәйкәл нигезенә туфрак белән гильза салу тантанасында катнашты. Аны “Хәтер җире” марафоны кысаларында республиканың барлык шәһәрләре һәм районнарыннан җыйдылар. 1 майда башланган акциядә Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары, мәктәп укучылары һәм студентлар, хәрби-патриотик клублар әгъзалары катнашты. Марафонның финал ноктасы легендар комдивның туган җире – Кырмыскалы районының Шәйморатов авылы булды. Аннан туфрак салынган гильза хәрби техника озатуында башкаланың Совет мәйданына килде.
1 июньдә Чишмә районында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Патриот” хәрби-патриотик паркы территориясендә “Авангард” укыту-методик үзәген ачуда катнашты.
2021 елның маенда Радий Хәбиров Русиянең оборона министры Сергей Шойгу үткәргән “Авангард” яшьләрне хәрби-патриотик тәрбияләүнең укыту-методик үзәкләрен булдыру мәсьәләсе буенча федераль киңәшмәдә катнашты. Ил Президенты Владимир Путин йөкләмәсе нигезендә, 2024 елга мондый үзәкләрне барлык төбәкләрдә дә булдырырга планлаштыралар.
12 июньдә, Русия көнендә, Уфаның Октябрь районында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Кашкадан” мәдәният һәм ял паркын ачуда катнашты. Күл төзекләндерелгәннән һәм “Кашкадан” иҗтимагый киңлеге модернизацияләнгәннән соң, Русиядә иң яхшы сулыклы паркларның берсе барлыкка килде.
9 июльдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Шүлгәнташ” тарихи-мәдәни комплексын ачуда Евразия күчмә цивилизацияләр музее концепциясен тәкъдим итте. Ул билгеләп үтүенчә, республика Бөек далага тарихи күчмә юллар киселешендә урнашкан. Шуңа бәйле рәвештә, бүген төбәктә яшәүче халыклар һәм милләтләр Азиянең күп илләре белән мәдәни һәм көнкүреш традицияләрендә һәм гореф-гадәтләрендә уртак тамырларга ия.
Яңа объект берничә төп тарихи һәйкәлне берләштерәчәк. Алар арасында Тура-хан һәм Хөсәен-Бәкнең Алтын Урда таш төрбәләре бар. Башкортстан Башлыгы карары ниге-зендә, Евразия күчмә цивилизацияләр музеен булдыру буенча эшче төркем формалаштырылды.
30 июльдә Баймак районында “Башкорт аты” республика фестивале мәйданчыгында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “түгәрәк өстәл”дә башкорт атын өйрәнү буенча институт булдырырга тәкъдим итте.
26 августта Уфаның “Торатау” Конгресс-холлында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Русия Президенты киңәшчесе, гражданнар җәмгыяте үсеше һәм кеше хокуклары буенча ил Президенты каршындагы совет рәисе Валерий Фадеев белән очрашты. Яклар төбәкнең социаль-икътисади үсеше мәсьәләләре, шулай ук сәяси репрессия корбаннары истәлеген мәңгеләштерү буенча дәүләт сәясәте өлкәсендәге эшчәнлекне координацияләү буенча ведомствоара эш төркеменең күчмә утырышы нәтиҗәләре турында фикер алышты. Ул 25-26 августта Башкортстанда узды.
14 сентябрьдә Уфада Башкортстан Башлыгы, “Бердәм Русия” партиясенең төбәк бүлекчәсе җитәкчесе Радий Хәбиров партиянең республика сәяси Советының киңәйтелгән утырышында катнашты. Анда 2023-24 еллар сайлау кампаниясенә әзерлек буенча республика бүлегенең эш планнары һәм төп бурычлар тикшерелде.
Чыгышы башында Радий Хәбиров партиянең төбәк бүлекчәсе әгъзаларына актив гражданлык позициясе һәм мохтаҗларга ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде.
11 октябрьдә Уфада, “Башкортостан” дәүләт концерт залында Республика көне уңаеннан тантаналы җыелыш үтте. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров төбәк халкын дәүләт бәйрәме белән котлады.
“Бәйрәм барыбыз өчен дә мөһим вакыйга белән истә калды. Бүген Совет мәйданында 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе командиры Миңнегали Шәйморатовка һәйкәл ачтык. Бу – сугышларда һәлак булган Ватанны саклаучыларның батырлыгын искә алу билгесе.
Бүген Русия безнең буын тормышында төп сынаулар полосасына керде. Бергәләп ил тарихын язабыз. Бөек Ватан сугышының утлы елларындагы кебек үк, батырлык һәм Ватанга тугрылыкны Русия сугышчылары да күрсәтә, махсус хәрби операция бурычларын лаеклы үти”, – диде Радий Хәбиров.
Халыклар бердәмлеге көне алдыннан, 3 ноябрьдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Уфа – хезмәт батырлыгы шәһәре” стеласын ачу тантанасында катнашты. 20 метр биеклектәге монумент республика башкаласының Киров районында төзелде.
“Бүген без тантаналы рәвештә “Уфа – хезмәт батырлыгы шәһәре” дигән стела ачабыз. Бу – тыл хезмәтчәннәренә рәхмәт белдерүебез, алар фронт каһарманнары белән бер сафта Бөек Җиңүне якынайтты, – диде республика җитәкчесе. – Сугыш елларында Уфага дистәләгән эре предприятиеләр, дәүләт учреждениеләре, фәнни институтлар эвакуацияләнгән. Бөтен республика фронт ихтыяҗлары өчен эшләде. Башкортстан хезмәтчәннәре икмәк үстерә, кием тегә, нефть чыгара, танклар һәм самолетлар өчен ягулык җитештерә, хәрби авиация өчен двигательләр эшли. Республика халкының шәхси акчасына бронепоездлар, танклар, тулы бер авиаэскадрильялар һәм башка кораллар төзелде. Республика эвакуацияләнгән гаиләләрне кабул итте, яралыларны дәвалады”.
15 декабрьдә Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтайның 49нчы утырышы кысаларында республика Башлыгы Радий Хәбиров парламентарийларга еллык Юллама белән мөрәҗәгать итте. Чарада Федерация Советы сенаторлары һәм Башкортстаннан Русиянең Дәүләт думасы депутатлары, төбәк Хөкүмәте әгъзалары, федераль ведомстволарның башкарма власть органнары һәм территориаль бүлекчәләре җитәкчеләре, муниципалитет башлыклары, коммерциягә карамаган оешмалар, республиканың социаль, мәдәни, мәгариф учреждениеләре вәкилләре, традицион конфессияләр лидерлары, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре катнашты.
“Әле дүрт ел элек, беренче Юлламаны игълан иткәч, берәү дә безне нинди катлаулы вакыт көткәнен күз алдына да китерә алмады. Ул чагында без сезнең белән нинди сынаулар аша узачагыбызны, никадәр катлаулы, пандемия, хәрби-сәяси хәл кискенләшү белән бәйле колачлы бурычларны хәл итәргә туры киләчәген белмәдек.
Борылыш елларында яшибез, глобаль дөнья тәртибен үзгәртү, безгә каршы Көнбатыш белән ачык каршы тору вакыты. Безнең илгә, барыбызга да гаять зур басым бара, моңарчы күрелмәгән санкцияләр кертелде.
Ләкин без сезнең белән бик нык торабыз, чөнки ышанабыз: хаклык – бездә! Ә тагын безнең белән аерым рухи көч – ата-бабаларыбыз васыять итеп калдырган Ватанга мәхәббәт, аны якларга әзер тору”, – диде Радий Хәбиров үзенең чыгышында.
Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.