Шул ук вакытта авыл халкы мөһим проблемаларны гына билгеләп калмый, аларны хәл итүдә акчалата да ярдәм күрсәтә һәм эшләрне күзәтү астына ала. Кырмыскалы районында да бу программа бик популяр. Кырмыскалылылар анда 2016 елдан бирле уңышлы катнашып килә. Агымдагы елда исә район буенча биш проект җиңеп чыкты һәм шуның нәтиҗәсендә Кабак авыл биләмәсенең Иске Кыешкы авылындагы “Уфа Кырымы” бистәсендә һәм Прибельскийда балалар өчен спорт мәйданчыклары барлыкка килде, Иске Муса һәм Подлуб авыл биләмәләрендәге зиратлар төзекләндерелде, Иске Бәбеч авыл биләмәсендә урнашкан балалар бакчасының түбәсе ремонтланды.
Сахай авыл биләмәсе дә “Урындагы башлангычларга ярдәм” программасында актив катнаша. 2018 елда бу программа чикләрендә тракторлы булдылар, соңгы ике елда Иске Акташ һәм Иске Шәрәй авылларындагы зиратларны төзекләндерү буенча проектлары, кызганычка каршы, конкурстан үтә алмады. Быел да сахайлылар программада катнашу теләге белән авыл мәдәният йортына җыелды. Шунысын да әйтергә кирәк: быел алар җиңүгә зур өметләр баглый, йомгаклау җыелышына зал тутырып килүләре дә шул хакта сөйли.
Йомгаклау җыелышында Кырмыскалы районы хакимиятенең финанс идарәсе начальнигы Илфат Хәмитов, Сахай авыл биләмәсе башлыгы Ришат Хөснетдинов, эшләр идарәчесе Ләйсән Шәрипова һәм авылның киләчәге өчен битараф булмаган яше-карты катнашты.
Быел программада берникадәр үзгәрешләр дә бар. Мәсәлән, моңа кадәр республика бюджетыннан теге яки бу эшне башкару өчен 1 миллион сум бүленсә, быел ул тагын да 200 мең сумга арттырылды. Урындагы бюджеттан максималь балл җыю өчен элек 15 процент кирәк булса, хәзер 13 процентка калдырылды, авыл халкының өлеше дә 10нан 8 процентка кадәр киметелде, – диде Илфат Җәүдәт улы.
Ришат Равил улы билгеләвенчә, алдагы җыелышларда өч мәсьәлә күтәрелгән. Суүткәргечләрне ремонтлау, урамнары яктырту кебек мәсьәләләр дә бар. Ләкин бу юлы җыелучылар, тәү чиратта, янгын сүндерү цистернасы алырга кирәк, дигән фикер белдереп, бу проект өчен бердәм тавыш бирде.
Программадагы үзгәрешләргә карамастан, авыл халкы гомум сумманың 8 процентын түгел, күбрәк җыярга кирәк, дигән карарга килде. Бу очракта баллар да югарырак булачак һәм җиңүгә ышаныч артачак. Шулай итеп, һәр йорттан 500әр сум акча җыярга килештеләр. Моңа беркем дә каршы түгел, чөнки янгыннан беркем дә сакланмаган. Статистика күрсәтүенчә, кызганычка каршы, янгыннар чыгып тора. Авыл биләмәсендә үзләренең тракторлары бар, цистерна да булса, янгын сүндерүчеләр килеп җиткәнче бу эшне үзләренең көче белән башкара торырга мөмкин.
Проект турында фикер алышканнан соң, авылның иң актив кешеләреннән эшләрне күзәтү астында тоту, җиңеп чыккан очракта, халыктан акча җыю өчен инициатив төркем төзелде. Бу бурычлар Фия Хисамова, Рәвия Кәлимуллина, Таһир Вилданов, Лилия Якупова, Рәшидә Сәлимҗанова, Резида Әдиятуллинага йөкләтеләчәк.
Көн тәртибендәге тагын бер пункт – янгын цистернасы сатып алганнан соң акча артып калса, аны нәрсә өчен тотыначакларын да хәл иттеләр. Мондый мөмкинлек килеп чыккан очракта, бу акчага янгын гидранты алачаклар.
Шулай ук очрашу ахырында авыл халкы җитәкчелеккә төрле кызыксындырган сорауларын да бирде. Сахайлыларны су белән тәэмин итү, урамнарны яктырту, юлларны төзекләндерү һәм автобус маршруты булдыру кебек мәсьәләләр борчый. Аларның һәрберсе буенча җавап бирелде һәм хәл итү юллары аңлатылды.
Авыл халкы җыелыштан җиңүгә зур өметләр баглап таралышты. Шундый җитди караш булганда, теләкләре, һичшиксез, тормышка ашар, дип ышанасы килә.
Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Кырмыскалы районы.