Агымдагы ел барыбыз өчен дә сынаулар белән килде. Аңа нәтиҗә ясап, агымдагы ел геройларын билгеләргә булдык. Әлбәттә, бу елның геройлары ул - безнең солдатларыбыз!
Башкортстан егетләре, һәрвакыттагыча, алдынгылар исәбендә. Бүген яу кырларында илнең мәнфәгатьләрен мобилизацияләнгән егетләр, үз теләге белән махсус хәрби операциядә катнашырга теләк белдергән егетләрдән тупланган Шәйморатов, Доставалов һәм Салават Юлаев исемендәге Башкортстан батальоннары сугышчылары яклый.
Алар арасында гади эшчеләр, депутатлар, шулай республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Азат Бадранов та бар. Исегезгә төшерәбез, ул шулай ук үз теләге белән ил мәнфәгатьләрен яклау өчен яу кырларына юл тотты.
Бу кешеләр - безнең заман геройлары. Нәкъ алар илебезнең, безнең бәхетле киләчәк өчен көрәшә. Солдатларыбызга яңа елда тазалык, саулык, озын гомер һәм җиңү белән тизрәк якыннары янына кайтуларын теләп калабыз.
Фото: Башинформ