+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
31 декабрь 2022, 11:02

Радий Хәбиров "Теләкләр чыршысы" акциясендә катнашты

Бүген, 31 декабрьдә, Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «Теләкләр чыршысы» Бөтенрусия хәйрия акциясендә катнашты.

Радий Хәбиров "Теләкләр чыршысы" акциясендә катнаштыРадий Хәбиров "Теләкләр чыршысы" акциясендә катнашты
Радий Хәбиров "Теләкләр чыршысы" акциясендә катнашты
Төбәк җитәкчесе «Бердәм Русия» партиясе бүлекчәсендә куелган чыршыдан өч бәйрәм шары алды.

Әйтик, 5 яшьлек Давид Шәйхетдинов интерактив глобус турында хыяллана, ә 8 яшьлек Кәрим Мөслимов хоккей матчында булырга тели. Тагын бер теләк – 14 яшьлек Ксения Добрановадан, ул мультфильмнарның ничек тудырылуын күрергә хыяллана.

- Барлык теләкләрне дә үтәячәкбез. "Теләк чыршысы" - безнең балалар турында кайгыртуның бер өлеше генә. Быел без махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә аерым игътибар бирәбез. Мондый гаиләләрдән барлык балалар өчен дә Яңа елга бүләкләр белән бәйрәм рюкзаклары тапшырдык, – дип билгеләп үтте Радий Хәбиров. - Алда - Яңа ел каникуллары, алар вакытында бөтен республика буенча күп кенә бәйрәм чараларында катнашырга мөмкин булачак. Ә 13 гыйнварда махсус балалар өчен «Аксаков чыршысы» узачак.

Фото: Башкортстан Башлыгы

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас