+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
31 декабрь 2022, 05:14

Владимир Путин Радий Хәбировны Яңа ел белән котлады

Русия Федерациясе Президенты Владимир Путин, Хөкүмәт Рәисе Михаил Мишустин һәм Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаровтан Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров исеменә якынлашып килүче Яңа ел белән котлау килде.

Владимир Путин Радий Хәбировны Яңа ел белән котладыВладимир Путин Радий Хәбировны Яңа ел белән котлады
Владимир Путин Радий Хәбировны Яңа ел белән котлады
Владимир Путин юлламасында болай дип язылган:

"Хөрмәтле Радий Фәритович!

Сезне Яңа ел белән котлыйм.

Бу якты бәйрәм, һәр йортта, һәр гаиләдә кешеләр бер-берсенә бәхет, уңышлар, билгеләнгән планнарның тормышка ашуын тели. Якынлашып килүче 2023 ел сезнең һәм якыннарыгыз өчен уңышлы булсын.

Сәламәтлек һәм уңышлар телим".

Михаил Мишустин юлламасында түбәндәге сүзләр язылган:

"Хөрмәтле Радий Фәритович!

Яңа ел белән ихлас котлауларымны кабул итегез.

Бу көннәрдә без туганнарыбыз, якыннарыбыз белән изге хисләр уртаклашабыз һәм планнар корабыз.

Узып баручы ел җитди сынау чоры булды. Ул безнең бергәләп хәвеф һәм авырлыкларга каршы тора алуыбызны күрсәтте. Сезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек һәм яңа 2023 елда иминлек телим".


Игорь Комаровның котлау юлламасында түбәндәге сүзләр язылган:

"Кадерле дуслар! Сезне Яңа ел һәм Раштуа бәйрәме белән котлыйм!

2022 ел безнең бөтен зур илебез, Идел буе федераль округы өчен җитди сынаулар елы булды. Безгә гадәти яшәү рәвешен үзгәртергә туры килде, әмма безнең өчен иң мөһиме - гаделлек һәм яхшылык, үзара ярдәм, мәхәббәт һәм якыннарыбызның иминлеге.

Алга таба уртак киләчәгебез хакына барыбыз бергә эшләүне дәвам итәбез - санкцияләр белән көрәшәбез, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итәбез, мәктәпләр һәм яңа дәваханәләр ачабыз, йортлар төзибез, фәнни ачышлар ясыйбыз һәм балаларны яхшылыкка өйрәтәбез.

Аерым сүзләр – бүген махсус хәрби операция зонасында булганнарга. Алар тизрәк максатларга ирешсен һәм барысы да исән-сау өйләренә кайтсын иде.

Дуслар, сезне 2023 елның яңа елы белән котлыйм! Барыгызга да сәламәтлек, мәхәббәт, иминлек һәм бәхетле киләчәк телим!"

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас