Акция шартлары буенча урындагы халык катнашлыгында Яңа ел әйлән-бәйләне оештырырга һәм "Вконтакте" социаль челтәрендә зур әйлән-бәйлән фотосурәтен һәм видеосын #всемселомвновыйгод2022 #трезвоесело2022 хештегы белән урнаштырырга кирәк иде.
- Күңелле Яңа ел акциясенә республиканың барлык 54 муниципаль районыннан «Аек авыл» конкурсының яңа этабында катнашучы барлык торак пунктлар да кушыла, - диде Башкортстанның гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова. - Уфа районының Жуково, Архангель районының Абзан, Дүртөйле районы Мәскәү авылларында һәм безнең зур һәм тату республиканың башка авылларында әйлән-бәйлән оештырдылар. 2023 елны аек, күңелле һәм актив каршы алырбыз!