+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
1 гыйнвар 2023, 06:15

“Донбасска без ышанычлы иңебезне куйдык”

“Без тугандаш Донбасска безнең ышанычлы иңебезне куйдык. Дистәләгән гуманитар конвойны, меңләгән "халык посылкасын" җибәрдек. Хәрби хәрәкәтләр зонасыннан эвакуацияләнгән гаиләләрне кабул иттек. Бүген Башкортстан табиблары Донбасста хезмәт вахтасында. Төзүчеләр, хуҗалык эшчәннәре Красный Лучта, Мариупольдә дистәләгән торак йортны, социаль, инженерлык һәм юл инфраструктурасы объектларын төзеделәр һәм тергезделәр".

“Донбасска без ышанычлы иңебезне куйдык”“Донбасска без ышанычлы иңебезне куйдык”
“Донбасска без ышанычлы иңебезне куйдык”
Үземнең шәхси бурычым һәм идарәче командамның бурычы итеп хәрби хезмәткәрләрнең, иреклеләрнең, аларның туганнарының һәм якыннарының таянычы булуны саныйм. Без Логистик үзәк төзедек, анда сәнәгать предприятиеләре, оешмалары, республика халкы ярдәмгә килә. Моның өчен барыгызга да зур рәхмәт!” - дигән иде республика Башлыгы Радий Хәбиров Дәүләт җыелышы-Корылтайга Юлламасында.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров махсус хәрби операция үткәрү территориясенә гуманитар конвойлар озату өчен республика Координация үзәген төзү турындагы боерыкка кул куйды. Аны Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Максим Забелин контрольдә тотачак.

Гуманитар товарлар җыю өчен Логистика үзәге “Башсельхозтехника” предприятиесе базасында булдырылды. Гаризаларны туплау, сатып алуларны финанслау һәм оештыру белән республика Хөкүмәте шөгыльләнәчәк.

– Махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен кирәкле товарларны Логистика үзәге аша җибәрүне оештыруны максатка ярашлы дип саныйм. Гуманитар конвойларны озатуны Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты тәэмин итәчәк, – диде Радий Хәбиров. – Күңел кушуы буенча ярдәм җыюда катнашучы барлык халкыбызга зур рәхмәт. Уртача алганда, конвойлар айга ике тапкыр озатылачак. Безнең бурыч – алар хәрби хезмәткәрләр ихтыяҗларына туры китереп оештырылырга тиеш.

Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Максим Забелин хәбәр итүенчә, гуманитар йөкләрне Миңнегали Шәйморатов һәм Александр Доставалов исемендәге Башкортстан батальоннары сугышчыларына, республикадан мобилизацияләнгән кешеләргә, шулай ук, шефлык ярдәме кысаларында хәрби госпитальләргә илтәләр.

Декабрь азагында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров эш сәфәре белән Донбасс һәм Луганск халык республикаларында булды.

Тәүдә ул Донбасста Александр Доставалов исемендәге батальон һәм республикадан мобилизацияләнгән сугышчылар белән очрашты.
Төбәк җитәкчесе хәрбиләргә куелган бурычларны нәтиҗәле үтәү өчен автомобильләр һәм махсус җиһазлар тапшырды, шулай ук, аеруча батырлык күрсәткән яугирләргә Салават Юлаев һәм генерал Шәйморатов орденнарын тапшырды.

– Без сезнең янга ашкынып килдек. Сезне сау-сәламәт килеш күрүемә шатмын. Сезнең белән сөйләшергә, мобилизацияләнгән егетләргә нәрсә белән ярдәм итәргә дип белергә һәм тормыш шартларыгыз белән танышырга килдек. Сезгә Башкортстан халкыннан, гаиләләрегездән сәлам тапшырам, – диде Радий Хәбиров. – Без барыгыз өчен дә бик борчылабыз һәм сезнең һәрберегез белән горурланабыз. Хезмәтегез һәм батырлыгыгыз өчен зур рәхмәт!

Башкортстан Башлыгы, шулай ук, "Росгвардия" бүлекчәләре урнашкан урында булды. Монда төбәк җитәкчесе һәлак булган сугышчылар һәйкәленә чәчәкләр салды. Радий Хәбиров "Росгвардия" структурасына кергән Салават Юлаев исемендәге Башкортстан батальоны сугышчылары белән очрашты, аларның хезмәт итү шартлары белән танышты.

Донбасска эш сәфәре кысаларында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Луганск Халык Республикасы Башлыгы Леонид Пасечник белән очрашты.
Арытаба Радий Хәбиров Красный Луч шәһәре дәваханәсендә булды. Анда урындагы халыкка ярдәм күрсәтүче Башкортстаннан килгән медицина белгечләре белән очрашты.

Донбасска эш сәфәре барышында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Донецк Халык Республикасы җитәкчесе Денис Пушилин белән дә очрашты. Алар төбәкара хезмәттәшлекне ныгыту мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Фото: glavarb.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас