+21 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
1 гыйнвар 2023, 12:40

"Вәгъдә бирүчеләр йөгереше" рекорд куйды

1 гыйнварда уфалылар 2023 елның беренче рекордын куйды: республика башкаласында "Вәгъдә бирүчеләр йөгереше" стартына ике меңнән артык кеше чыкты. Шул рәвешле Уфа катнашучылар саны буенча башка шәһәрләрне дә узып китте, шул исәптән Мәскәүне дә.

"Вәгъдә бирүчеләр йөгереше" рекорд куйды"Вәгъдә бирүчеләр йөгереше" рекорд куйды
"Вәгъдә бирүчеләр йөгереше" рекорд куйды
Актив яшәү рәвешен яратучылар биш мәйданчыкта стартка чыкты: Карвәнсарайда, «Кашкадан» паркында (беренче 100 финишер истәлекле медальләр алды), «Дим» паркында, «Яркий» бистәсендә һәм Җиңүнең 50 еллыгы скверында.

Чарада катнашучы һәркем физик әзерлек дәрәҗәсенә бәйсез рәвештә катнаша алды. Тик Яңа елга күкрәк номерында үз максатыңны язарга, ә аннары оештыручылар әзерләгән дистанцияне йөгереп узарга гына кирәк. Традиция буенча иң күп кеше катнашлыгында йөгерү Карвәнсарайда булды. Карсылулар, Кыш бабайлар һәм ел символлары костюмнарында катнашучылар 2023 метрны шәһәрнең үзәк урамнары буйлап йөгереп үттеләр.

- Традиция буенча инде тугызынчы тапкыр уфалылар беренче гыйнварда "Вәгъдә бирүчеләр йөгереше"ндә очраша. Сезнең серле теләкләрегез тормышка ашсын! - дип котлады чарада катнашучыларны шәһәр хакимияте башлыгы урынбасары Владимир Жебровский.

Яңа елның спорт вакыйгалары 2 гыйнварда киез итекләрдә хоккей буенча һәм Уфаның барлык районнарында 3 гыйнварда узачак «Күңелле гаилә стартлары» ярышлары белән дәвам итәчәк.

Фото: Уфа шәһәре хакимияте

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас