Башкортстан парламенты спикеры Константин Толкачев билгеләп үтүенчә, закон проекты кан донорларына социаль ярдәм күрсәтүгә юнәлтелгән.
Түләү тәртибен Башкортстан Хөкүмәте билгеләячәк. Константин Толкачев сүзләренә караганда, кан донорларына социаль ярдәм чараларының кайберләре федераль дәрәҗәдә каралган. Шул ук вакытта Русия Федерациясенең аерым субъектлары өстәмә төбәк чаралары билгеләгән.
“Башкортстанда даими рәвештә кан банкын тулыландыручы 160тан артык кеше исәпләнә, – диде Константин Толкачев. – Башлангыч мәгълүматларга караганда, законны гамәлгә ашыруга республика бюджеты чыгымнары елына 815 мең сум тәшкил итәчәк. Кан бирү – бик мөһим һәм күпләр өчен мөмкин булган хәйрия төре. Һәр процедура, бәлки, кемнеңдер коткарылган гомере була ала, кайчак бер генә дә түгел. Кан бирү – сәламәтлек өчен хәвефсез.
Моннан тыш, фән исбатлавынча, даими кан бирү организмны тизрәк тергезә һәм кешенең гомум сәламәтлегендә уңай чагылыш таба”. Элегрәк закон проектына Башкортстан Хөкүмәтенең уңай нәтиҗәсе алынган иде.