+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
5 гыйнвар 2023, 05:41

Якын көннәрдә нинди һава торышы көтелә?

Башкортстан синоптиклары үз фаразларын белдерде.

Якын көннәрдә нинди һава торышы көтелә?Якын көннәрдә нинди һава торышы көтелә?
Якын көннәрдә нинди һава торышы көтелә?
Бүген, 5 гыйнварда, урыны белән бераз кар явуы көтелә. Җил көнбатыш, төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә. Көндез һава температурасы -11, -16 градус булачак.

Иртәгә, 6 гыйнварда, урыны белән бераз кар, аерым районнарда буран булуы фаразлана. Җил көньяктан уртача тизлектә исәчәк. Төнлә -16,-21, аязытканда -26, көндез -9, - 14 градус булуы көтелә.

7 гыйнварда да һава торышы салкын булачак. Төнлә термометр баганалары -17,-22, аязытканда -27, көндез -15, - 17 градус булачак.

Фото: "Башинформ" агентлыгы.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас