

Башкортстанда Уфа районының Булгаково авылында яшәүче Татьяна Андреевна Фаркова югалган. Кызга 16 яшь. 2022 елның 30 декабреннән аның кайда булуы билгеле түгел.
Аның билгеләре: буе - 165 сантиметр, ябык гәүдәле, күзләре яшел төстә. Югалган көнне ул яшел куртка, кара футболка һәм чалбар, күк төстәге башлык кигән булган.
Әгәр дә сез яшүсмернең кайдалыгы турында белсәгез, түбәндәге телефоннар аша хәбәр итүегезне сорыйбыз: 8-937-3-102-112; 112.
Фото: "Башинформ" агентлыгы.