+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
6 гыйнвар 2023, 08:45

Җирдә, күктә, суда юллар ачык!

Башкортстанның транспорт тармагында 2022 елда мөһим вакыйгалар булды.  

Җирдә, күктә, суда юллар ачык!Җирдә, күктә, суда юллар ачык!
Җирдә, күктә, суда юллар ачык!

Үткән ел Башкортстанда Уфа - Приютово - Уфа көнбатыш маршруты буенча беренче "Карлыгач"ны җибәрделәр. Республика Башлыгы Радий Хәбиров яңа электропоездның хәрәкәтенә старт бирде. Куйбышев тимер юлы җитәкчелеге белән бергә ул уңайлы вагоннарны карады һәм алга таба төбәктә тимер юл транспорты үсеше турында фикер алышты. Хәзер соңгы станциягә бару вакыты 3 сәгатьтән дә кимрәк булачак. «Карлыгач» тизлеген сәгатенә 160 километрга кадәр үстерә ала.
Үткән ел шулай ук Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Куйбышев тимер юлы - "РЖД" җәмгыяте филиалы башлыгы Вячеслав Дмитриев белән бергә "Көнбатыш экспресс"ны эшләтеп җибәрү тантанасында катнашты, ул республика башкаласын Бәләбәй районы Приютово поселогы белән тоташтырды.
“Уфа" халыкара аэропорты маршрутлары картасында яңа юнәлешләр дә барлыкка килде. 21 декабрьдә Уфаның Идел буе федераль округында беренче булып Уфа аэропорты үзенең 4 миллионлы пассажирын каршылады.
Республикабыз башкаласында круиз теплоходлары да халык өчен эшләде. 3 майда Уфага - "Александр Пушкин" дүрт палубалы теплоходы, 4 майда «Дуслык монументы» причалы янында өч палубалы теплоходлар («Северная сказка», «Александр Бенуа», «Николай Некрасов») килде. Кунаклар өчен туроператорлар зур мәдәни-күңел ачу программасы тәкъдим итте.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас