

"Уфа районы эт-песиләрен дә кайгырта икән. Сөенеп куйдым, - дип яза безгә "Кызыл таң"ның хөрмәтле ветераны, бүген Борай районының Бостанай авылында гомер итүче шагыйрә Рәфыйга Усманова. - Кешенең төрлесе бар шул. Кайберәүләр эт, песине кечкенә чакта сөяргә алалар да, аннан чыгарып ташлайлар. Авылыбыз Уфа-Яңавыл трассасына терәлеп тора. Машинадан шундый йорт хайваннарын елның төрле вакытында авыл янына ташлап китәләр. Ул мескеннәр безнең сарайларга керергә мәжбүр. Узган ел бер яшь песи февральдә безнең сарайда урын тапты, ике баласын үстереп тараттым, үзе жәен, безнең песидән куркыпмы, каядыр китеп югалды. Берәрсе керткәндер дип сөенсәм, бер көнне абзарыбызга кемдер тагын биш бала китергән. Берсе зәгыйфь иде. Үлде. Дүртесе шунда үсәләр. Салкында, аптырап, сарыклар янына яптык, жылырак урынга. Пенсиягә итен, колбасасын, сөтен алып ашатабыз, ташларга кызганабыз. Жылытканчы тотарбыз инде. Савапка булсын. Аннан кая куярга? Алар бик уңганнар үзләре. Абзарда тычкан-мазар калмады. Чистартып кына торалар. Кулга ияләштеләр. Иркәләнәләр. Яхшы кулларга бирер идем. Үз балам кебекләр".
Чыннан да, Башкортстан властьлары халыкны салкын вакытта хайваннарны җылытырга чакырды. Авыл хакимиятләре башлыкларына, шулай ук Уфа районы муниципаль учреждение һәм юридик затлар җитәкчеләренә туңган хайваннарга игътибар итү һәм аларны кибет тамбурларында, башка биналарда җылытуны тәэмин итү үтенече белән хатлар юллаганнар.
Табылган хайваннар турында 8-9173471050 номеры буенча хәбәр итүләрен сорыйлар.
Рәфыйга апаның песиләрен дә үзләре янына сыендыручылар булса, без бик шат булыр идек.