Яңа ел каникуллары республикага үзгәрүчән һава торышы белән килде. Беренче көннәрдә Башкортстанда бураннар булса, бүген көчле салкыннар хакимлек итә. Шул уңайдан Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров район башлыкларына, Транспорт һәм юл хуҗалыгы, Торак-коммуналь хуҗалык министрлыкларына, барлык җаваплы хезмәтләргә һава шартларын исәпкә алып эшне оештыруны йөкләде.
Гомумән алганда, гыйнварның алты көнендә Уфада, айлык норма 92 сантимер булганда, 90,5 сантиметр кар яуган. Бу хакта Уфа шәһәре хакимияте башлыгы Ратмир Мәүлиев хәбәр итте. Ул шәһәрне кардан максималь рәвештә чистарту бурычын куйды. Эш дәүләт торак инспекциясе белән берлектә алып барыла. Моннан тыш, Уфаның җәмәгать хәвефсезлеге үзәге өстәмә тикшерүләр үткәрә.
Шулай ук, Ратмир Мәүлиев башкаланың кайбер районнарында булды һәм кардан чистарту буенча эш барышын карады.
– Ихаталар буенча үтеп, идарәче оешмаларның эшен тикшердек. Эшлисе эшләр байтак. Кардан чистарту штабында техниканың шәһәр районнарына чыгуы турында фикер алыштык, – диде ул. – Темпларны киметмәү һәм тиз арада шәһәрне тәртипкә китерү бурычы тора.
Ратмир Мәүлиев фикеренчә, территорияләрне сыйфатлы чистартуга парковкаланган машиналар комачаулый, нәтиҗәдә еш кына юлдагы бөтен полосаларда хәрәкәт туктала.
Гомумән алганда, шәһәрнең торак-коммуналь хуҗалык идарәсе 101 берәмлек техниканы, 516 урам җыештыручыны һәм башка белгечлекләр буенча 206 хезмәткәрне кардан чистартуга җәлеп иткән. Моннан тыш, 44 берәмлек техника һәм 302 урам җыештыручы, шәхси идарәче компанияләр эш алып бара. Урамнарны һәм юлларны җыештыруга 265 хезмәткәр һәм 333 берәмлек коммуналь техника чыккан. Бер тәүлектә шәһәрдән якынча 24 мең кубометрдан артык кар чыгарылган.
Бүген һава торышы кискен салкын булуга карамастан, шәһәрне кардан чистарту эше дәвам итә. Автомобиль юллары тулысынча тәртипкә китерелгән булса, тротуарлар, ихаталар, парклар, машина кую урыннары аерым игътибар таләп итә. Мәсәлән, әлеге вакытта Уфаның Совет районы төзекләндерү хезмәте оешмасы автомобиль юлының читен кардан, боздан чистарту эшләре алып бара. Оешманың җаваплы мастеры Александр Арутунян билгеләвенчә, бу эшләр Яңа ел каникулларында көн саен алып барылган. Гомумән алганда, районда юллар тулысынча тәртипкә китерелгән, дип әйтергә була.
– Көннәр салкын булуга карамастан, без үз эшебезне дәвам итәбез. Иртүк үк техниканы кабызып, кар белән көрәшкә чыктык. Гадәти көндәге кебек үк эшлибез, тиздән барлык юллар да тәртипкә китереләчәк. Әлбәттә, салкын һава торышы кешегә дә, техникага да уңыйсызлыклар тудыра, шуңа карамастан, эшебезне җиренә җиткереп башкарабыз. Автомобильчеләргә үтенечебез бар, машиналарны рәхсәт ителгән урыннарга гына куйсыннар иде. Чөнки күп очракта нәкъ машиналар кардан чистарту эшенә комачаулый, – диде ул.
Шушы ук оешмада Гүзәл һәм Салават Исламовлар гаиләсе 8 ел дәвамында кышларын кардан чистартуда эшлиләр. Биредә Гүзәл 15 ел хезмәт салса, Салават 8 ел дәвамында эшли. Бүген дә алар, салкыннардан курыкмыйча, иртәннән үк үз эшенә керешкән.
– Әлбәттә, салкыннар уңайсызлыклар тудыра, әмма моңа өйрәндек инде. Быел һава торышы безне бар яклап та сыный: кар да яуды, хәзер салкыннар килде. Әмма ни булса да, без үз эшебезне башкарып чыгарга тиеш, – диде Салават Исламов.
Гомумән алганда, юлчыларга, кар чистартучыларга Яңа елның беренче бураны белән көрәшүдә төпле “5” куярга була. Шуңа карамастан, Ратмир Мәүлиев әйтүенчә, башкарасы эшләр бар әле. Бу көннәрдә тротуарларга һәм йорт ихаталарына аерым игътибар биреләчәк. Тиздән алар тулысынча тәртипкә китереләчәк.
Ример НАСРЕТДИНОВ.