+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
10 гыйнвар 2023, 05:45

Консультацияләр быел да үткәреләчәк

Быел "Росреестр" күпфункцияле үзәкләр офисларында эшкуарлар, гражданнар һәм күчемсез милек базарында профессиональ катнашучылар өчен күчмә консультацияләр уздыруны дәвам итәчәк.

Консультацияләр быел да үткәреләчәкКонсультацияләр быел да үткәреләчәк
Консультацияләр быел да үткәреләчәк

Чара айның һәр сишәмбесендә республиканың 14 муниципаль берәмлегендәге «Минем документлар» мәйданчыкларында 15:00дән 18:00 сәгатькә кадәр узачак. Чарага барлыгы 15 «Минем документлар» офисы җәлеп ителәчәк. Беренче консультация 17 гыйнварда узачак.

"Күчемсез милекне рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча консультация ярдәмен КФҮнең барлык офисларында да алырга мөмкин, оператор тәрәзәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Шул ук вакытта "Росреестр" регистраторына турыдан-туры барлык КФҮләрдә ирекле керү компьютерларында, ә видеоэлемтә буенча 9 офиста мөрәҗәгать итү мөмкинлеге тормышка ашырылган. Росреестр регистраторларының шәхси консультацияләренә халык бик мохтаҗ, шуңа күрә бу практиканы 2023 елда дәвам итәргә карар кылынды», - диде Башкортостан Республикасы КФҮ директоры Наталья Куприянова.

Башкортстан буенча "Росреестр" идарәсе җитәкчесе Петр Клец сүзләренчә, чаралар кысаларында барлык кызыксынган гражданнар да күчемсез милек объектларына хокукларны дәүләт теркәвенә ала һәм аларны кадастр исәбенә куя, күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестрыннан өземтәләр рәсмиләштерә, шулай ук җир законнары, күчемсез милек объектларының кадастр бәясе, ведомствоның электрон хезмәтләре мәсьәләләре буенча экспертлардан консультация ала алачак.

Чараларда Бәләбәй, Белорет, Дүртөйле, Мәләвез, Нефтекама, Октябрьский, Салават, Сибай, Учалы, Уфа, Күмертау, Дәүләкән, Стәрлетамак, Ишембай шәһәрләрендәге күпфункцияле үзәкләр катнашачак.

Консультация түләүсез нигездә башкарыла.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас