Иртән Әлшәй районында Стәрлетамак - Раевка автомобиль юлының 82нче километрында Стәрлетамакта яшәүче 65 яшьлек ир "Шевроле Кобальт" машинасында 48 яшьлек ир идарә иткән «КамАЗ» йөк машинасы белән бәрелешкән.
Башкортстан буенча ЮХХДИ матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, җиңел автомобильнең ике пассажиры (42 һәм 24 яшьләрдә) төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр белән дәваханәгә озатылган. Әлеге вакытта авария факты буенча тикшерү үткәрелә.
Ведомствода хәбәр ителгәнчә, үткән тәүлектә республика юлларында сигез авария теркәлгән, аларда 11 кеше җәрәхәтләнгән.
Фото: "Башинформ" агентлыгы.