+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
10 гыйнвар 2023, 11:59

Җылытуны кайчан көтәргә?

Синоптиклар фаразлавынча, әлегечә һава торышы атна азагына кадәр сакланачак.Озайлы яллардан соң тәүге эш көннәрендә салкын һава торышы саклана. 9 гыйнварда Уфа-Дим метеостанциясендә һава температурасының абсолют минимумы теркәлгән. Гидрометүзәк мәгълүматлары буенча, термометр баганасы -39,1 градуска кадәр төшкән.

Җылытуны кайчан көтәргә?Җылытуны кайчан көтәргә?
Җылытуны кайчан көтәргә?

“Моңа кадәр температура рекорды бу көнне 1974 елда, 49 ел элек күзәтелгән һәм 37,9 градус салкынлык тәшкил иткән. Шәһәр үзәгендә, Уфа – ГМЦ-3 постында узган төндә һава температурасы -33,4кә кадәр төште”, – ди синоптиклар.
Башкортстан буенча минималь һава температурасы -33, -39, республиканың аерым көнчыгыш районнарында -27,-30. Көчле суык Мәләвез (-40,5) һәм Тукан (Белорет районы
-40,4) метеостанцияләре тарафыннан теркәлгән. Кайбер районнарда моннан да түбәнрәк температура күзәтелә.

Әлеге шартларда хәвефсезлек чараларын үтәү аеруча мөһим. Бу хакта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров та искәртә.
“Башкортстанга салкыннар килде. Синоптиклар фаразлары буенча, якын арада ул сакланачак.
Муниципалитет башлыкларына, Транспорт һәм юл хуҗалыгы, Торак-коммуналь хуҗалык министрлыкларына, барлык җаваплы хезмәтләргә эшне һава шартларына карап оештырырга кушам.
Ә республика халкына өйдән чыкканда җылырак киенергә, юлларда сак булырга һәм бер-берегезгә игътибарлы булырга киңәш итәм. Үзегезне саклагыз!” – дип язган республика җитәкчесе социаль челтәрдәге битендә.

Республика белән идарә итү үзәге һәм Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты халыкка көчле салкыннарда үзләрен ничек тотарга кирәклеге турында белешмә әзерләгән.

Беренче чиратта, белгечләр табигый тукымадан һәм йоннан калын кием кияргә киңәш итә. Кышкы салкында акрын гына, борын аша тирән булмаган сулыш алырга киңәш ителә – шул вакытта һава кеше бронхларына барып җиткәнче җылынырга өлгерә.
Туңмас өчен гел хәрәкәтләнергә, ә өшегәндә шунда ук кибеткә, кафега яки башка җылытыла торган урынга керергә кирәк. Өйдән ач чыгып китәргә ярамый.
Колаклар, борыннар һәм яңаклар тәннең калган өлешләреннән салкынга ныграк дучар була, шуңа күрә аларны салкыннардан саклау хәстәрен күрегез.

Җәяү йөреп кайткач, кайнар чәй эчмәү һәм ваннада җылынмау яхшырак, чөнки температураның кинәт үзгәрүе йөрәк-кан тамырлары системасына кыенлыклар тудыра.

Белгечләр шулай ук мич якканда һәм электр җиһазларын кулланганда хәвефсезлек кагыйдәләрен үтәргә өнди.

Республиканың ЮХХДИ хезмәткәрләре салкын көннәрдә озын юлга чыгудан тыелырга чакыра.

Синоптиклар хәбәр итүенчә, 10 гыйнварда явым-төшем көтелми. Җил, төньяк-көнбатыштан көньяк-көнбатышка борылып, уртача тизлектә исәчәк. Һава температурасы төнлә -32, -37, урыны белән -42, көндез -27, -32, урыны белән -22 градус.
Чәршәмбе, 11 гыйнварда, явым-төшем көтелми. Җил, төньяк-көнбатыштан көньяк-көнбатышка үзгәреп, уртача тизлектә исәчәк. Төнлә термометр баганасы -32, -37, урыны белән -27, көндез -21, -26, урыны белән -16 градуска кадәр күрсәтәчәк. Атна азагына көннәр җылытачак, дип көтелә. Санаулы гына сынаулы көннәрдә үзебезне һәм якыннарны саклыйк!

Резида ВӘЛИТОВА.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас