+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
11 гыйнвар 2023, 09:55

15 гыйнварда Бөрҗәндә муниципаль сайлаулар узачак

Алдагы якшәмбедә 2023 елда беренче муниципаль сайлаулар Башкортстанда, Бурятиядә һәм Хабаровск краенда узачак.

15 гыйнварда Бөрҗәндә муниципаль сайлаулар узачак15 гыйнварда Бөрҗәндә муниципаль сайлаулар узачак
15 гыйнварда Бөрҗәндә муниципаль сайлаулар узачак

Бөрҗән районының “Ыргызлы авыл Советы” депутатларын сайлауларда 22 кандидат катнашачак. Сайлауларда җиде кандидат "Бердәм Русия" һәм "Гадел Русия - Патриотлар - Хакыйкать өчен" партияләреннән, ике кандидат - ЛДПРдан, алты кандидат үз-үзен күрсәтү тәртибендә катнаша. Кандидатларны теркәүдән баш тарту булмады.

Башкортстан Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Лида Исаргакова мәгълүматларына караганда, бүгенге көнгә вакытыннан алда 29 сайлаучы тавыш биргән.

“Сайлаучылар исемлекләрендә 564 кеше теркәлгән. Тавыш бирү өч участок сайлау комиссиясендә оештырылачак һәм участокларның һәрберсендә республика Иҗтимагый палатасыннан ике иҗтимагый күзәтүче эшләячәк, алар бер-берсен алыштырачак", - дип хәбәр итте эксперт.

Сайлау нәтиҗәләре шул ук көнне билгеле булачак.

Фото: Бөрҗән районы хакимияте. 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас