+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
11 гыйнвар 2023, 14:15

Арзан да, сыйфатлы да булсын!

Башкортстан Республикасы Премьер-министры Андрей Назаров Хөкүмәт утырышын үткәрде. Министрлар кабинеты башлыгы, санкция басымының тискәре факторларының республика икътисадына йогынтысына карамастан, хәл тотрыклы булып кала, дип ассызыклады.

Арзан да, сыйфатлы да булсын!Арзан да, сыйфатлы да булсын!
Арзан да, сыйфатлы да булсын!
- 2022 елның 11 ае нәтиҗәләре буенча Башкортстанда ваклап сату әйләнеше 991,6 млрд. сум тәшкил итте, ягъни узган елның шушы чорына карата - 94,8 процент, - дип билгеләп үтте Андрей Назаров.

Былтыр кабул ителгән кризиска каршы чаралар пакеты кысаларында сәүдә үзәкләре һәм комплекслары милеккә салымнан азат ителде. Авыл җирлегендә эшчәнлек алып баручы кулланучылар кооперативлары өчен милеккә салым буенча процент ставкасы киметелде. Халкы 5 меңнән артык булмаган авыл җирлегендә сәүдә объектлары һәм җәмәгать туклануы предприятиеләре төзү өчен торгларсыз арендага җир участоклары алырга мөмкин.

Хөкүмәт җитәкчесе билгеләп үткәнчә, төбәктә хәзер өстенлекле инвестиция проектларына дәүләт ярдәме чараларының бөтен комплексын – салым преференцияләрен, торглар үткәрмичә арендага җир участогы алу, инженерлык һәм транспорт инфраструктурасына чыгымнарны компенсацияләүгә субсидияләр алу мөмкин.

- Бизнеска ярдәм итү һәм эчке азык-төлек базарын җайга салу буенча күрелгән чаралар уңай нәтиҗәләр бирә. 2022 елның 9 ае нәтиҗәләре буенча сәүдә өлкәсенә инвестицияләр күләме 4 млрд. сум тәшкил итте, бу узган елның шул ук чоры күрсәткеченнән 9,2 процентка артыграк, - дип ассызыклады Андрей Назаров.

Алга таба үз чыгышында икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министрының беренче урынбасары Айрат Фәхретдинов билгеләп үткәнчә, юл буе сервисын үстерү эше кысаларында узган елның 9 аенда 80 объект тапшырылган һәм 108 объект модернизацияләнгән. Шулай ук Айрат Фәхретдинов СВОда катнашучы Башкортстан гражданнарының гаиләләренә ярдәм итү максатыннан үткәрелүче эшкә тукталды.

- Махсус хәрби операциядә катнашучыларның йөкле хатыннарын - бала тудырганга кадәр, СВОда катнашучыларның өч яшькә кадәрге балаларын, бала имезүче хатыннарын балага алты ай тулганчы махсус балалар ризыклары белән тәэмин итү турында карар кабул ителде, - дип билгеләп үтте ул.

Үткән ел башыннан ташламалы категориядәге 34 меңнән артык граждан бушлай азык-төлек продуктлары белән тәэмин ителгән.

Айрат Фәхретдинов мәгариф оешмаларында туклануны оештыру сыйфатын яхшырту мәсьәләсенә дә тукталды.
Министрлар кабинеты башлыгы доклад нәтиҗәләре буенча берничә йөкләмә бирде.

– Кулланучылар секторында төп өстенлек - республикада яшәүчеләрне арзан һәм сыйфатлы товарлар һәм хезмәтләр белән тәэмин итү. Шуңа күрә бәяләрнең нигезсез күтәрелүен булдырмау өчен чаралар күрү мөһим. Юл буе хезмәтен дә планлы рәвештә үстерергә кирәк. Быел 300 яңа объект төзү һәм шулкадәр үк объектны модернизацияләү бурычы тора, - дип йомгаклады Андрей Назаров.

Фото: башинформ

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас