-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 гыйнвар 2023, 21:45

Бер-берсенә ничек туры килгән!

Чиләгенә күрә капкачы – бәхетнең менә шулдыр ачкычы.

Бер-берсенә ничек туры килгән!
Бер-берсенә ничек туры килгән!
Кырмыскалы районының Кабак авылында гомер итүче Миңлебанат һәм Рәзиф Вәлиевлар гаиләсе белән авыл биләмәсендә узган бер чарада танышкан идем. Иҗади гаилә, телгә оста булулары, һәрнәрсәгә үз карашын аңлаешлы итеп җиткерә белүләре белән игътибарымны җәлеп итсәләр, алар белән якыннан танышкач, бу гаиләгә соклануым тагын да арта төште. Барлык гомерләре хезмәттә үткән, акыллы балалар тәрбияләп үстергәннәр, хаклы ялда да кул кушырып утырмыйлар: берничә китап нәшер итәргә дә өлгергәннәр. Кыскасы, аларның барча уңышларын язып бетергесез, чөнки ирешкәнгә канәгать булмыйча гел алга атлыйлар.

Хөрмәтле укытучылар

Миңлебанат Хәсән кызы – зур ихтирам яулаган укытучы. Аның барлык хезмәт биографиясе мәгариф өлкәсе белән бәйле. Педагогия училищесын, Башкорт дәүләт педагогия институтын тәмамлаган. Гомум педагогик стажы – 46 ел, шуның 22 елы – Кабак урта мәктәбе белән бәйле. Дәүләкән, Иглин, Нуриман районнарында да балаларга урыс теле һәм әдәбиятын укыта. Хаклы ялга 65 яшендә генә китә.
Тумышы белән ул Зианчура районының Әбүләис авылыннан, күпбалалы гаиләдә унынчы сабый булып дөньяга килә. Төпчек булгач, әти-әнисен ташлап китәсе килмәсә дә, белем алу, укытучы булу теләге дә зур була. Сигезенче сыйныфтан соң Салават шәһәрендәге педучилищега юллана. Аны тәмамлагач, тормыш иптәше вафат булган һәм өч баласы белән ялгыз калган апасына ярдәм итү теләге белән Муйнак авылына килә. Урындагы мәктәптә хезмәт биографиясен башлый. Читтән торып, югары белем ала. Яшь булуына карамастан, үткен, телгә оста кызны укыту буенча директор урынбасары итеп тәгаен­лиләр. Берничә елдан Уфа шәһәренә күченә, 105нче мәктәпкә эшкә урнаша. Шул вакытта журналист булу теләге барлыкка килә. Ни генә дисәң дә, мәктәп елларында ук, эшли башлаган чорда да район басмасы белән тыгыз хезмәт­тәшлек итә. Ләкин сайлаган һөнәренә тугры кала ул.
Рәзиф Гафуан улы Нуриман авылының 14 өйдән генә торган кечкенә Бүләк авылында туа. Малайга 5 яшь бул­ганда, Вәлиевлар гаиләсе Красная Горка авылына күченә. Фронтовик улы ул. Әтисе 1942 елда офицерлар курсы үтеп, Сталинград сугышына озатыла. Аннары – Украина фронты. Икенче каты ярасын да ул Харьков шәһәрен азат иткәндә ала. Туган йортына култык таякларында кайтып керә. Гаилә кора, өч бала тәрбияләп үстерәләр. Рәзиф – иң өлкәне, барлык эшнең җаен, тәмен белеп үсә. Кул эшләренә, рәсем ясарга да оста була. Шуңа 8нче сыйныфтан соң сәнгать училищесына барырга хыяллана. Ләкин керә алмасам, кире мәктәпкә кайтырга туры киләчәк, ояты ни тора, дип, туган авылындагы урта мәктәпне тәмамларга карар итә. Аннан инде Благовещен шәһәрендәге һөнәрчелек училищесына юллана һәм слесарь белгечлеге алып чыга. Хезмәт биографиясен Салават техник пыяла заводында башлап җибәрсә дә, байтак гомере мәктәп белән бәйле – хезмәт дәресләрендә балаларны тормышта кирәк булган бик күп эшләргә өйрәтә.

“Язмыш микән безне очраштырды...”

Әйткәндәй, респуб­ликаның төрле почмакларында туып-үскән бу ике кешенең танышу, никахлашуы да бик үзенчәлекле шартларда килеп чыга. Икесе дә үз вакытында Салават шәһәрен­дә яшиләр, ә тәүге очрашулары юлда була: Уфа – Күмертау поездында бер вагонга, хәтта бер купега эләгәләр. Язмыш күпмедер вакытка аерса да, бер-берсенең адресын алып калган булалар. Арада хатлар йөри башлый. Ләкин язмышларын хәл итә торган бер хат Банатның кулына ярты елдан соң гына килеп эләгә. Рәзиф чираттагы хатын кызның апасы яшәгән адреска язып сала. Кыз бу вакытта башка урында эшли һәм апасы хатны тиз арада тапшыра алмый һәм сеңлесенең пальто кесә­сенә салып куя. Җәй буе кем пальто кисен инде?! Искә дә төшми. Инде салкыннар башлангач кына, Банат әлеге киемен алып кия, кулын кесәсенә тыкса – анда Рәзифтән хат. Кыз тиз арада җавап язып сала. Шулай итеп, киләсе очрашу егетнең туган авылында була. Анысы да бик кызык килеп чыга. Банатны ул әти-әнисе белән таныштыру өчен кунакка чакыра. Кыз ризалаша. “Бигрәк үткен булганмын инде, оялмаганмын да, курыкмаганмын да”, – ди Банат Хәсән кызы, бүген шул чордагы вакыйганы искә алып. Октябрь бәйрәме көнне егет кызны электиричкадан каршы алырга килә. Йөгерә-йөгерә эзләсә дә, кыз күренми. “Килмәде инде, алдады”, – дип, боегып йортына кайтып керсә, кыз анда утыра. Ә Банат электричкада Рәзифнең бертуган энесе һәм аның хатыны белән таныша, кайда баруын сөйләп бирә. Алдан сөйләшсәң дә, шулай килеп чыкмас. Ходай эшкәрткәндер инде: кыз да перронда егетне эзләп карый, күпме кеше арасында күрерлекмени инде?! Шуңа туганнарына ияреп китәргә була: барыбер шунда чакырылган бит.
Шул ук елның декабрь ахырына никах көне билгеләнә. Ләкин каты буран чыга, хәтта сөйләшү пунктлары да эшләми. Нишләргә, ничек хәбәрләшергә? Әлеге кебек кәрәзле телефоннар юк бит. Шулай итеп, никахны егет ягында, кызның әти-әнисеннән башка гына үткәрергә булалар. 31 декабрьдә көндез авыл Советында никах теркәлергә тиеш. Ләкин тагын бер киртә: шаһитлар килеп җитә алмый, ә ул елларда аларсыз берничек тә мөмкин түгел. Яшьләр югалып калмый: кызның сеңлесе бар, ә егетнең шаһиты булып никахны теркәүче авыл Советы рәисе үзе култамгасын куя. Шундый карарга килгәнче караңгы төн җитә. Ләкин никахлары барыбер шул көнне, дөресрәге төнге 12 тулганда гына теркәлә. Туйны инде март аенда кыз ягында зурлап үткәрәләр.
1971 елда каенана-каената йортына килен булып төшә Банат.
– Интеллигент гаилә: әни – укытучы, әти сәүдә өлкәсендә җитәкче вазыйфада эшли. Бик яхшы кешеләр иде. Аларга барысы өчен дә рәхмәтлемен, – ди әңгәмәдәшем.
Тормыш үз агымы белән дәвам итә: икесе дә эшли, мәктәп, авыл тормышында актив катнашалар, дөнья­ларына ямь өстәп, ике уллары туа. Аларга лаеклы белем һәм тәрбия биреп үстерә Вәлиевлар. Бүген инде Тәлгать белән Азат үз гаиләләрен корып, тормышта үз урыннарын табып, әти-әниләренә оныклар сөю бәхете дә бүләк иткән.
1987 елда язмыш җил­ләре Вәлиевларны Кырмыскалы районына алып килә. Рәзиф Гафуан улының якын дусты аны ул вакытта гөрләп торган механикалаштырылган колоннага эшкә чакыра. Иңнәрендә бай тәҗрибә булган укытучыны да Кабак урта мәктәбенә эшкә алалар. Бу еллар эчендә Вәлиевлар Кабак авылында үз кешегә әверелеп беткән, аларны олысы-кечесе ихтирам итә. Үзләре дә, олы яшьтә булуларына карамастан, бик актив кешеләр.

Уртак иҗат гаиләне ныгыта

Хаклы ялга чыккач, ирле-хатынлы Вәлиевларның “икенче сулышы” ачыла: алар иҗат белән шөгыльләнә башлый. Менә инде бер-бер артлы китаплары да дөнья күрде. Миңлебанат Хәсән кызы белән якыннанрак аның китабы аша таныштым дисәм дә, ялгыш булмас. “Әбүләистә үткән балачак” повестен язуга аңа якташлары – зианчуралылар этәргеч бирә.
– 2015 елда туган ягыма “Саумысыз, авылдашлар!” бәйрәменә кайткан идем. Анда туганнарым, авылдашларым китап язарга тәкъдим итте. “Авылдашлар төркемендә туган якка кагылышлы мәгълүматлар урнаштырасыз, үз фикерегезне белдерәсез, безнең ата-бабаларыбыз турында истәлек калсын, китап чыгарыгыз әле”, – дип мөрәҗәгать иттеләр. Сезнең кулдан килә бит, дип этәргеч бирүләре дә бу эшкә тотынырга һәм аны җиңеп чыгарга ярдәм иткәндер, күрәсең. Нәкъ шул вакытта бергә укыган төркемдәшем, башкорт шагыйрәсе, язучы, тәрҗемәче Гөлнур Якупова да “Кызыл китап әманәте” китабының проза өлешен урыс теленә тәрҗемә итүдә ярдәм сорады. Моңа кадәр мондый эш белән бервакытта да шөгыльләнгәнем юк иде. Шулай да эшкә тотындым. Язучыга нәтиҗәсе ошады һәм тагын бер үтенеч белән мөрәҗәгать итте. Бу юлы “Хатыннар” әсәрен тәрҗемә итү иде. Шулай бу өлкәне үз иттем. Аннары шул ук елда бер танышым википедиячеләр белән очрашуга чакырды. Анда журналистлар, филологлар, БДУ укытучылары чакырылган иде. Һәркем үзе турында сөйләде, мин дә үзем белән таныштырып үттем. Миңа википедия эшендә катнашырга тәкъдим иттеләр. Ике ай буе эш көттем, хәбәр булмагач, үзем җайлап текстлар табып төзәтә башладым. Арытаба википедиядә байтак мәкаләләрем чыкты, – ди Миңнебанат Хәсән кызы, иҗади эшчәнлеге белән таныштырып.
Хәзер инде Миңнебанат Вәлиеваның википедиядә бер меңнән артык мәкаләсе урын алган.
“Сез ничек китап язу эшенә тотындыгыз?” – дип сорыйм Рәзиф абыйдан. Андый җавап көтмәгән идем. “Хатының генерал булса, китап та язасың икән, сеңлем!” – диде, көлеп. Чынында исә, “Язмышым түмгәкләре” дигән китабы­ның дөнья күрүендә хатынының өлеше зур. Үзенең яңа китабын кулына алып, шатлыклы хисләр кичергәч, Миңнебанат Хәсән кызы ирен дә үгетли башлый. Чөнки Рәзиф Гафуан улының язмалары бик күп. Башта ул үзенең сугыштан соңгы авыр чорга туры килгән балачагына кагылышлы хатирәләрне “Одноклассники”да урташтыра башлый. Бик күп уңай фикерләр килә, дәвамын сорыйлар. Язмаларын район гәзитенә алып баргач та, зур теләк белән бастыралар, алар 14 санда дөнья күрә. Бу бит тарих, аны киләсе буыннарга калдырырга кирәк, ди хатыны. Аның киңәшен тотып, Рәзиф Гафуан улы аларны туплый һәм бер-ике атнада китап әзер дә була.
Гаилә башлыгының тагын бер күптән килгән, картәтисеннән калган яраткан шөгыле бар. Умартачы ул. Кышкы чорда тарих язу белән шөгыльләнсә, яздан көзгә кадәр умарталыгында кайный ул.
Гаиләдә мавыгулар уртак булгач, бик шәп инде ул! Вәлиевлар да бүген бер-берсен әйдәп, бер-берсенә ярдәмләшеп иҗат итә. Үзләре әйтүенчә, алар бервакытта да акча, байлык артыннан кумаган, менә әлеге китапларын да пенсия акчаларын җыеп нәшер иткәннәр. Аның каравы, рухи яктан алардан да бай кеше юктыр.

Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Кырмыскалы районы.

 

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: