+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
11 гыйнвар 2023, 09:52

Гаиләсен дә, күршеләрен дә коткарган!

Федоровка авылында яшәүче 14 яшьлек укучы гаиләсен һәм күршеләрен янгыннан коткарган. Янгын дивар аша гына яшәүче күршесендә башланган.

Гаиләсен дә, күршеләрен дә коткарган!Гаиләсен дә, күршеләрен дә коткарган!
Гаиләсен дә, күршеләрен дә коткарган!

Мәктәп укучысы коридордагы тавышка йөгереп чыга һәм, янганны күргәч, чаң суга. Нәтиҗәдә, агач бинадан 14 кеше эвакуацияләнгән.

Янгын лабораториясе эксперты һәм Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы тикшерүчесе әле янгынның сәбәпләрен һәм хәл-шартларын ачыклыйлар.

Шулай ук малайны бүләкләү мәсьәләсе дә каралачак. Хәзер хакимият вәкилләре йортсыз калган кешеләр өчен вакытлыча торак мәсьәләсен хәл итә.

Фото: bash.news

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас