

"Күптән түгел безнең сугышчыларның рухи остазлары махсус хәрби операция зонасыннан кыска ялга кайтты. 10 гыйнварда Баймак районы хакимиятендә мобилизацияләнгән һәм ирекле Башкортстан батальоннарының гаиләләре белән полк имамы Хәмзә хәзрәт Хафизов очрашты. Аннары ул безнең басмага эксклюзив интервью бирде, анда ул Русиянең яңа территорияләрендә кешеләрнең ничек яшәве һәм махсус хәрби операция зонасына ни өчен барырга карар кылуы турында сөйләде", - дип яза "Баймакский вестник".
- Махсус хәрби операция башлангач, уйланмыйча барырга булдым. Ул чагында ук беренче югалтулар турында фаҗигале хәбәрләр килде. Мин шунда ук үзебезнең Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдинга үземне хәрби операция баручы "кайнар ноктага" җибәрүне сорап мөрәҗәгать иттем. Чөнки өйдә Интернет аша лайк куеп утыра һәм кайгы уртаклашу турында яза алмыйм. Мин, рухани буларак, егетләребез белән бергә булырга тиеш, - диде ул.
Хәмзә хәзрәт сүзләренә караганда, Интернетта фейкларны симулянтлар тарата, алар, үз чиратында, хакимияткә йогынты ясасыннар өчен үз туганнарының хисләрендә уйнарга тырыша.
- Дөресен генә әйткәндә, мондый имеш-мимешләр безнең ачуны китерә. Үзегез уйлап карагыз: ничек инде Русия Армиясе үз солдатларын сугыш хәрәкәтләре зонасына корал һәм обмундированиесез җибәрә алсын?! Болай булмады һәм булмаячак та! Баштагы кыска вакытлы кыенлыкларны гомум хәл дип коткы тарату - дошманнар эше ул! - диде Хәмзә хәзрәт.
Фото: bv02.info