

Ике республиканың да халык артисты Салават Фәтхетдиновны сәхнәдән белмәгән, иҗатын яратмаган кеше юктыр. Аны еш кына "легенда" дип тә атыйлар. Әмма тормышта ул да гади генә Адәм баласы. Шатлыклары, кайгылары белән яшәп ята. Кичә туган көне шатлыгы белән бергә, якын кешесен мәңгегә югалту кайгысын кичергән - аның туганының кызы Лилия вафат булган. Бу хакта энесе Айдар Фәтхетдинов социаль челтәрдә яза.
"Хуш, бәхил бул, Лилия сеңлем, мәңгегә... Вакытсыз калдырып киттең безне, яшәргә дә яшәргә иде бит әле сиңааа.... Урыннарың оҗмахта булып, караңгы гүрләрең якты булсын, без сине мәңге онытмабыз, юксынабыз, яратабыз!"
Билгеле булуынча, Лилия үпкә ялкынсынуыннан үлгән. Мәрхүмәнең әнисе Сәнифә апаның, гаиләсенең, туганнарының авыр кайгысын уртаклашабыз.