

Изге миссия
Китапханәдә язучы-сатирикның иҗатына багышланган “Марсель Сәлимов – очлы каләм остасы” дигән күргәзмә әзерләнгән иде. Кырмыскалылар сатирикның иҗаты белән якыннан таныш булса да, аның әсәрләре беркайчан да ялкытмый, укыган саен укыйсы килеп тора. Сатирик заман проблемаларыннан кыю көлеп, бүгенге чынбарлыктагы кимчелекләрне рәхимсез тәнкыйтьләвен дәвам итә. Шул ук вакытта ул аларның уңай хәл ителеренә өметен җуймый һәм юморның, яхшылыкка өндәүче булуын янә бер ассызыклый. Ә проблемалардан болай сыйфатлы итеп һәркем көлә белми. Моның өчен аерым талант кирәк. Шуңа Марсель Шәйнур улының иҗаты һәрвакыт актуаль булып кала.
Бу хакта район хакимиятенең эшләр идарәчесе Фәргать Котлыбаев та әйтеп үтте.
– Республикада нәшер ителгән һәм халык арасында киң танылу алган кызыклы, күңелле һәм фәһемле басмаларның берсе – “Һәнәк” журналының элекке легендар мөхәррире, юмор остасы буларак кырмыскалылылар Сезне яхшы белә. Хәзер Сезне бөтен дөнья таныды, яңарак кына әсәрләрегез инглиз һәм кытай телләренә тәрҗемә ителеп таратылды, – диде Фәргать Фәрит улы һәм иң изге теләкләрен җиткереп, Башкортстан Республикасында әдәбият үсешенә зур өлеш керткән өчен язучыга район хакимиятенең Рәхмәт хатын тапшырды.
Марсель Сәлимов көлке кичәсе үткәреп, кырмыскалылыларның кәефләрен күтәрү өчен генә түгел, тагын да бер бик изге һәм зур миссия белән килде. Башкортстан Республикасының Журналистлар берлеге һәм Журналистика ветераннары берләшмәсе исеменнән район хакимияте җитәкчелегенә язылган хатны тапшырды. Анда журналистлар Кырмыскалы һәм Кабак авылларының яңа урамнарына РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Бөек Ватан сугышы ветераны, СССРның Журналистлар берлеге әгъзасы Мазһар Гыймадиевның исемен бирү үтенече белән чыккан.
Мазһар Гыйльметдин улы тумышы белән Кырмыскалы районының Кабак авылыннан. Ул хәреф җыючыдан башлап, башкалабыздагы Матбугат йорты директоры вазыйфасына кадәр юл үтә.
Полиграфия училищесында хәреф җыючы һөнәрен үзләштереп, туган районына эшкә кайта. Тиздән район гәзитенең җаваплы секретаре итеп тәгаенләнә. 1940 елда армия хезмәтенә алына, Япониягә каршы хәрби хәрәкәтләрдә катнаша. Бөек Ватан сугышыннан кайтканда аның күкрәген “Батырлык өчен”, “Японияне җиңгән өчен” медальләре бизи. Ул районда нәшер ителгән “Колхоз юлы” гәзите мөхәррире итеп тәгаенләнә. Бу вазыйфада озак эшләргә туры килмәсә дә, үзе турында якты истәлекләр калдыра. 1950нче еллар башында аны Югары партия мәктәбенә укырга җибәрәләр. Аны тәмамлау белән “Кызыл таң” гәзите редакциясендә башта – хәбәрче, аннары авыл хуҗалыгы бүлеге мөдире һәм җаваплы секретарь булып хезмәт сала. Шул ук вакытта Журналистлар берлеге әгъзасы була. 1968 елда Мазһар Гыймадиев партия Өлкә комитеты нәшрияты директоры итеп тәгаенләнә. Аның җитәкчелегендә “Матбугат йорты” редакция-нәшрият комплексы төзелә, барлык цехларда технологик җиһазлар барлыкка килә, яңа технологияләр кертелә. Мазһар Гыймадиев нәшрият йортына 13 ел җитәкчелек итә.
Туган Кырмыскалы районында яңа урамнарга Мазһар Гыймадиевның исемен бирү якташыбыз турында иң зур истәлек булачак. Республика журналистларының тәкъдимен җиткерүче Марсель Шәйнур улына кырмыскалылылар чиксез рәхмәтен әйтеп, якын киләчәктә районыбызда Мазһар Гыймадиев исемендәге урам барлыкка килүенә өметләрен белдереп, алкышладылар.
Юморга бай кичә
Чара сатирикның тормыш һәм иҗат юлына сәфәр кылу белән дәвам итте. Автор үзе дә тормышында булган чагу һәм истәлекле вакыйгаларга тукталды, моның белән сәяхәт тагын да эчтәлеклерәк килеп чыкты. Ә инде язучылар, шагыйрьләр белән очрашулары турындагы истәлекләре – үзе бер тарих. Марсель Сәлимовның иҗат биографиясендә кырмыскалылылар да зур роль уйнаган. Үзенең нәсыйхәтчеләрен ул зур хөрмәт белән искә алды. Шуларның берсе – язучы, тәрҗемәче Фәрит Исәнголов.
16-17 яшендә сатирик әсәрләрен Язучылар берлегенә җибәреп, алар Фәрит Әхмәдулла улы кулына килеп ирешә. “Марсель туган! Кулъязмаңны укып чыктым. Синең сатирик новеллалар язуга, һичшиксез, сәләтле булуың мине шатландырды. Дәвам ит!..”, – дип үзенең киңәшләрен дә юллаган. Яшь язучыны дәртләндереп җибәргән һәм арытаба ышанычлы очарга канат биргән сүзләр язылган бу хатларны Марсель Шәйнур улы 1965 елдан бирле бик кадерләп саклаган һәм бүген ул аларның электрон версиясен, шулай ук үзенең иҗаты белән бәйле башка видеоязмаларны район үзәк китапханәсенә бүләк итеп калдырды.
Әдәбият белгече, галим Гайса Хөсәеновны ул “әдәбият пәйгамбәре” дип атый. 2001 елда “Шәп кеше” дигән китабын бүләк иткәннән соң, Гайса Батыргәрәй улы үзенең фикерен белдереп, сәлам хаты юллаган. Әйткәндәй, бу хат та, инде оста язучы булуына карамастан, автор өчен зур әһәмияткә ия була. “Сәлам хаты язарга, дөресен әйткәндә – бүләк китабың сәбәпче булды. Шуны кат-кат укып, үзеңә ихтирамым артты, чын сәләтеңне танып сөендем. Үзеңчәләп әйтмешли, классик-көлләсик икәнсең бит! ... Телең үткер – телеп сала. Тел төбеңнең кинаясе бар, тел очыңның энәсе бар. Яманнарга каты тел-теш тидерсәң дә, үзеңә тел-теш тидерерлек түгел. Афәрин!”, – дип, бик күп мактау сүзләре юллаган.
Расих Ханнанов, Ирек Кинҗәбулатов, Шәриф Биккол, Барый Ногманов, Рәшит Низамов, Роберт Баемов, Тимергале Килмөхәммәтов, Фәнил Әсәнов һәм районыбызның башка бөек шәхесләре белән Марсель Сәлимовны иҗат кына түгел, дуслык җепләре дә бәйләгән.
Менә бүгенге очрашу да бик җылы һәм җанлы үтте. Ихлас аралашуга корылган чарада истәлекләргә дә урын бирелде, бүгенге көндә актуаль булган шигырьләр яңгырады, автор алып килгән видеоязмалар аша үткәннәргә сәяхәт кылырга мөмкин булды. Ә инде Марсель Сәлимовның әсәре буенча куелган скетч җыелучыларны көлдереп кенә калмады, аралашуны тагын бер көнүзәк тема буенча дәвам иттерде.
Урыс, башкорт, татар, чуваш, инглиз, болгар телләрендә басылып чыккан 50ләп китап авторы Марсель Сәлимов белән күзгә-күз карашып аралашу өлкән буын вәкилләренә генә түгел, яшьләр өчен дә бик фәһемле, кызыклы булды. Олыкүл авылыннан Флүрә Самикова “Көнчел ир” шигырен сөйләде. Авыргазы күппрофильле колледжының Кырмыскалы филиалы студентлары әсәрләреннән өзекләр укып ишеттерде. Районыбызның билгеле каләм осталары – журналистика ветераны, бихисап китаплар авторы, район гәзитенең элекке баш мөхәррире Мидхәт Рәҗәпов, шагыйрь, язучы, Русиянең һәм Башкортстанның Язучылар һәм Журналистлар берлекләре әгъзасы Риф Йөзлекбаев, шулай ук юмористик хикәяләре белән кырмыскалылыларның күңелен яулаган 6 китап авторы Таһир Вилданов, район китапханәсе директоры Светлана Дмитриева Марсель Сәлимовка иҗади уңышлар теләп, чыгыш ясадылар һәм китапларын бүләк иттеләр.
Шәриф Биккол исемендәге йорт-музей җитәкчесе Фәйрүзә Котлыбаева да: “Сез безне бүген бик күп көлдердегез, безнең белән ихлас аралаштыгыз, бала чагыбызга, яшьлегебезгә алып кайттыгыз”, – дип олы рәхмәтен җиткерде һәм музейга чакырды.
Марсель Сәлимовның китап укучылар белән җанлы очрашулары бер көнгә дә диярлек өзелми. Әйткәндәй, язучының беренче тапкыр Кырмыскалыга килүенә дә 50 ел тула, шуңа бу көнне юбилей кичәсе узды, дип әйтергә дә мөмкин.
Гомумән, мондый очрашулар ике як өчен дә зур әһәмияткә ия. Кырмыскалы районының төрле авылларыннан җыелучылар исә өч сәгатьтән артык дәвам иткән кичәдән онытылмас тәэссоратлар алып, рухи азык белән сыйланып, рәхмәтләрен җиткереп һәм тагын да очрашырга насыйп итсен, мондый кичәләр күбрәк булсын, дигән теләктә таралышты. Язучы да бу кичәдән илһамланып, яңа көч алып кайткандыр, дип ышанасы килә.
Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Кырмыскалы районы.