+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
12 гыйнвар 2023, 09:26

Алдагы көннәрдә җылытачакмы?

Башкортстан синоптиклары үз фаразларын белдерде.

Алдагы көннәрдә җылытачакмы?Алдагы көннәрдә җылытачакмы?
Алдагы көннәрдә җылытачакмы?
Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, 13 гыйнвар, җомга көнне, явым-төшем көтелми. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан, уртача. Төнлә һава температурасы -14, -19, урыны белән -24, көндез -10, -15 градус булачак.

14 гыйнварда, шимбә көнне, шулай ук явым-төшемсез көн фаразлана. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан, уртача тизлектә. Төнлә термометр баганалары -14, -19, урыны белән -24, көндез -10, -15 градус күрсәтәчәк.

Бүген, 12 гыйнварда, явым-төшем булмаячак, көндез һава температурасы -14, -19 градус булачак.

Фото: "Башинформ" агентлыгы

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас