Узган елның декабрендә Русиядә чакырылыш яшен арттыру буенча тәкъдим ителгән кампания быелның язгы чакырылышта ук башланырга мөмкин. Бу хакта Дәүләт думасының Оборона комитеты рәисе Андрей Картаполов хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, чакырылыш яшен арттыру процессы этаплап барачак. Яңа системага тулысынча күчү бер елдан өч елга кадәр дәвам итәчәк, әмма якын арада ук башланырга планлаштыралар. Гамәлдәге законнарга төзәтмәләр комплексы кирәк булачак.
Элегрәк "Башинформ" агентлыгы хәбәр иткәнчә, 2022 елның декабрендә Русия оборона министры Сергей Шойгу Русиядә хәрби хезмәткә чакыруларның яшь чикләрен үзгәртергә планлаштыра, дип хәбәр итте. Аерым алганда, гражданнарны чакыру яшен - 18 яшьтән 21 яшькә кадәр, ә чик чакыру яшен 27 яшьтән 30 яшькә кадәр арттырырга кирәк.
Русия Президенты Владимир Путин әлеге тәкъдимнәрне хуплаган.
Фото: "Башинформ" агентлыгы