+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
12 гыйнвар 2023, 11:52

Хуш, башкорт халкының бөек улы!

Республикабыз зур югалту кичерде: 11 гыйнварда 89нчы яшендә күренекле дәүләт, сәясәт һәм җәмәгать эшлеклесе, Башкортстан Республикасының беренче Президенты Мортаза Гобәйдулла улы Рәхимов вафат булды.

Хуш, башкорт халкының бөек улы!Хуш, башкорт халкының бөек улы!
Хуш, башкорт халкының бөек улы!

М. Г. Рәхимов 1934 елның 7нче февралендә БАССРның Күгәрчен районы Тәвәкән авылында туган.
1956 елда Уфа нефть техникумын тәмамлый һәм Уфа нефть эшкәртү заводында оператор булып эшли башлый. 1964 елда эшеннән аерылмыйча Уфа нефть институтын тәмамлый. 1960-90 елларда КПССның XXII съезды исемендәге Уфа нефть эшкәртү заводында корылма начальнигы, цех начальнигы урынбасары, җитештерү начальнигы урынбасары, баш инженерның яңа производстволарны эшләтеп җибәрү һәм көйләү буенча урынбасары вазыйфаларын башкара. 1976-78 елларда шул ук заводта – баш химик, баш инженер урынбасары, 1978-86 елларда – баш инженер, 1986-90 елларда завод директоры булып эшли.
СССР халык депутаты һәм СССР Югары Советы әгъзасы, Башкортстан Республикасы халык депутаты һәм Уфа шәһәренең халык депутатлары Советы депутаты булып сайлана.
1990-93 елларда М. Г. Рәхимов – Башкортстан Югары Советы Рәисе. Бу чорда Башкортстан Республикасының яңа Конституциясе, Башкортстан Республикасы Дәүләт суверенитеты турында декларация кабул ителә, Федератив килешүгә һәм Башкортстан Республикасыннан аңа Кушымтага кул куела.
1993 елның 12 декабрендә М. Г. Рәхимов Башкортстанның беренче Президенты булып сайлана. 1994 елның августында Русия Федерациясе һәм Башкортстан Республикасы арасында Русия дәүләт власть органнары һәм Башкортстан дәүләт власте органнары арасында вәкаләтләрне үзара бүлешү турында килешүгә кул куела.
1998 елның 14 июнендә үткән сайлаулар нәтиҗәләре буенча Башкортстан Президенты вазыйфасына яңадан сайлана.
1993-2001 елларда Федерация Советы һәм Русия Дәүләт Советы әгъзасы була.
1999 елда М. Г. Рәхимов 2001 елда “Бердәм Русия” партиясенә керчәк “Ватан – Бөтен Русия” Бөтенрусия партиясен гамәлгә куючы һәм рәистәшләренең берсе була.
2003 елның 21 декабрендә өченче тапкыр республика Президенты итеп сайлана.
Русия Президенты В. В. Путин тәкъдиме буенча 2006 елның 10 октябрендә Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары М. Г. Рәхимовка янә биш елга Президент вәкаләтләрен йөкләтә.
2010 елның 15 июлендә Русия Президенты Д. А. Медведев М. Г. Рәхимовның Башкортстан Президенты вазыйфасыннан отставкага китү үтенечен кабул итте.
2010 елның октябреннән Мортаза Гобәйдулла улы “УРАЛ” Хәйрия фонды советы рәисе. 2010-12 елларда – “Башнефть” җәмгыяте директорлар советы әгъзасы.
М. Г. Рәхимов республикага җитәкчелек иткән чорда аның социаль-икътисади һәм мәдәни үсешенә зур өлеш кертте. Башкортстан илебезнең алдынгы, федераль бюджет доноры, куәтле нефть чыгару һәм нефть эшкәртү, химия һәм нефть химиясе, сәнәгать, машина төзелеше һәм энергетика, аграр җитештерү үсешкән төбәкләрнең берсенә әверелде. Аның ярдәме белән дистәләгән яңа предприятие ачылды, йөзләгән социаль объект төзелде, шәһәр һәм районнарның юл, инженерлык инфраструктурасы шактый яңартылды, торак төзелеше, масштаблы газлаштыру һәм торак пунктларын төзекләндерү җәелдерелде. Республиканың мәгариф, фән, сәламәтлек саклау, сәнгать, спорт үсешендәге казанышлары Мортаза Гобәйдулла улы исеме белән бәйле. Аның тырышлыгы нәтиҗәсендә дәүләт һәм туган телләргә ярдәм өчен шартлар тудырылды, эре милли-мәдәни берләшмәләр, Башкортстан Халыклары ассамблеясе оештырылды, республика халыкларының беренче корылтайлары һәм съездлары үткәрелде. Аның җитәкчелегендә “УРАЛ” Хәйрия фонды бик мөһим социаль әһәмияткә ия проектларны гамәлгә ашырды.
Күпьеллык фидакарь хезмәте өчен М. Г. Рәхимов I һәм II дәрәҗә “Ватан алдындагы казанышлары өчен”, Русия Федерациясе Халыклары дуслыгы, Хезмәт Кызыл Байрагы, “Почет билгесе” орденнары Русия Федерациясе Президенты, Русия Федерациясе Хөкүмәте, Русия Федерациясе Федераль җыелышы Федерация Советының Мактау грамоталары, Русия Федерациясе Президентының Рәхмәт хатлары, “Башкортстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен”, “Халыклар дуслыгы”, Салават Юлаев орденнары, шулай ук күп кенә ведомство, чит ил һәм иҗтимагый бүләкләр белән бүләкләнде. Аңа “РСФСРның атказанган рационализаторы”, “Башкорт АССРның атказанган нефтьчесе” дигән мактаулы исемнәр бирелде, Уфа, Стәрлетамак һәм республиканың башка шәһәр һәм районнарының шәрәфле шәхесе иде.
Мортаза Гобәйдулла улы дәүләт эшлеклесе, федераль дәрәҗәдәге җитәкче, стратегик фикер йөртү сыйфаты, дөрес карарлар кабул итү сәләте, шул ук вакытта аралашуда ачык булуы, гади кешеләр проблемаларын хәл итүгә йөз тотуы белән аерылып торды. Мортаза Гобәйдулла улы үзенең фидакарь тырыш хезмәте белән республикада һәм аннан читтә тирән хөрмәткә лаек булды.
Башкорт халкының бөек улы, эре дәүләт, сәясәт һәм җәмәгать эшлеклесе, республиканың күренекле җитәкчесе һәм республика патриоты Мортаза Гобәйдулла улы Рәхимов турындагы якты истәлек безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр.
Р. Ф. Хәбиров, К. Б. Толкачев, А. Г. Назаров, М. В. Забелин, А. А. Касьянов, А. Ш. Бадранов, Р. Х. Моратов, А. В. Марзаев, Л. З. Игътисамова, И. Х. Сәгыйтов, И. А. Таҗитдинов, И. И. Фазрахманов, А. Н. Шельдяев, А. Ф. Абдрахманов, У. Т. Килсенбаев, И. Р. Әхмәтвәлиев, А. Н. Лазеев, Р. Р. Мәүлиев, В. П. Угаров, М. С. Искужин, Р. И. Байдәүләтов, Р. С. Бакиев, Р. У. Диваев, И. Ә. Габитов, А. Т. Сәгыйтов, У. Н. Бакиров, Ф. Ә. Ямалтдинов, П. Р. Качкаев, К. Н. Рамазанов, В. Б. Мартыненко, В. М. Шәрипов, Г. Ф. Мирошниченко.

Автор:Алсу Нуриманова
Читайте нас