Исегезгә төшерәбез: конкурс нигезендә Президент грантлары фонды коммерциягә карамаган, хөкүмәтнеке булмаган оешмаларның социаль әһәмияткә ия проектларын гамәлгә ашыруга һәм мондый оешмалар секторын, хәйриячелек, иреклелек тармагын үстерүгә ярдәм итә.
Конкурска гаризаларны 1 февральдән 15 мартка кадәр тапшырырга мөмкин булачак. Нәтиҗәләрне игълан итү - июнь, проектларга 1 июльдән старт бирелә. Конкурста коммерциягә карамаган оешмалар катнаша ала: - заявкалар кабул итү тәмамланганчы - ким дигәндә бер ел, ә 500 000 сумга кадәр грант сораган вакытта ("ресурс үзәкләреннән" тыш) - ярты ел элек теркәлгән; - ликвидация, банкротлык процессында, судның эшчәнлеген туктатып тору турындагы карары булмаган оешмалар; - бюджетка салымнар һәм башка түләүләр буенча 1000 сумнан артык бурычлары булмаганда; - учредительләре арасында дәүләт һәм урындагы үзидарә органнары булмаган оешмалар. Заявкалар тутырыла һәм Президент грантлары фонды сайты аша тапшырыла, конкурс турындагы нигезләмәнең туры килүе тикшерелә һәм сайтта теркәлә. Бәйгедә катнашу шартлары белән Президент грантлары.рф сайтының «Конкурслар» бүлегендә февральгә якынрак урнаштырылачак Положениедә танышырга мөмкин.