+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
13 гыйнвар 2023, 04:42

Алар илебез иминлеге өчен көрәшә!

Башкортстаннан махсус хәрбия операциядә катнашучылар көн дә батырлык күрсәтә диярлек. Шәйморатов исемендәге батальон солдатлары Евгений Токарев, Рөстәм Зәйдуллин, Ренат Алиев чираттагы тапкыр үзләренең кыюлыгын күрсәтте.

Алар илебез иминлеге өчен көрәшә!Алар илебез иминлеге өчен көрәшә!
Алар илебез иминлеге өчен көрәшә!
Командир Евгений Токарев җитәкчелегендәге 5нче мотоукчылар ротасы төнлә күрү приборы ярдәмендә дошманның 17 кешедән торган диверсион-разведка төркемен күреп ала.

1нче взвод командиры, кече сержант Ренат Алиев хезмәттәшләре белән бергә рота командирына дошманның якынлашуы турында хәбәр итә һәм ут ача. Нәтиҗәдә, дошман төркеме юк ителә.

Моннан тыш, 3нче взвод командиры, прапорщик Рөстәм Зәйдуллин бер хезмәттәше белән тагын 8 дошманны юк итә.
Доставалов исемендәге Башкортстан батальоны сугышчылары да калышмый. “БМП-3” экипажы составындагы Юрий Чирков һәм Глеб Данилов дошман белән алышларның берсендә миномет уты астына эләгәләр. Нәтиҗәдә, хәрби машинага зыян килә һәм ул туктап кала.

Дошманның көчле уты астында сержант Юрий Чирков һәм кече сержант Глеб Данилов машинаны тиз арада ремонтлый алалар. Нәтиҗәдә, экипаж исән кала.
Дан һәм хөрмәт сезгә, заман геройлары булган егетләребез!

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас