Бу күрсәткеч буенча төбәк Идел буе федераль округында 4нче һәм Русия Федерациясендә 14нче урынны алып тора. Быел туристлар агымының 2 миллионга кадәр артуы планлаштырыла.
- Үткән елда төбәк туристлык тармагын үстерүдә берьюлы берничә юнәлеш буенча зур адым ясады, алар арасында – социаль, вакыйгалы, сәнәгати һәм этнотуризм. Туристлык инфраструктурасын үстерү, бу максатларга федераль акча җәлеп итү буенча күп эш башкарылды. Бер-бер артлы без сыйфатлы һәм көндәшлеккә сәләтле туристлык продуктын формалаштыру һәм алга этәрү өчен шартлар тудырабыз, - дип билгеләде Башкортстан Республикасы эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов.
Башкортстан проектлары «Ел маршруты-2022» Бөтенрусия туристлык премиясе лауреатлары булды. Конкурсның финалында 296 проект тәкъдим ителде, шул исәптән 45е - Башкортстаннан. 20 туристик маршрут нәтиҗәләре буенча без лауреат булдык һәм 9 проект гран-при яулады.
Фото: pravitelstvorb.ru