"Бүген без Башкортстан Республикасының беренче Президентын соңгы юлга озатабыз. Барлык татарстанлылар һәм шәхсән үзем тирән кайгы уртаклашам.
Мортаза Гобәйдулла улы безнең өчен бик якын кеше иде. Бу - Башкортстан һәм Татарстан өчен генә түгел, ә тулаем ил өчен зур югалту.
Мортаза Гобәйдулла улы һәм Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәрипович һәрвакыт бик якын, дус булдылар, һәм бу икътисад өлкәсендә, иҗади проектларда республикалар арасында тыгыз элемтә урнаштырырга мөмкинлек бирде. Мортаза Гобәйдулла улы республикабызда еш булды, зур сәяси чараларда катнашты.
Мортаза Гобәйдулла улы безгә үрнәк булды, чөнки ул республиканы, үз халкын үстерү, зур Русия иминлеге өчен бөтен көчен һәм белемен бирде. Бу - зур югалту. Мортаза Гобәйдулла улы һәрвакыт безнең йөрәкләрдә яшәячәк", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Фото: Башинформ