

"Салкын һава торышы фаразлана, шуңа күрә җылы киенегез. Җылыту өчен янәшәдә автобуслар дежур торачак", - дип хәбәр итте шәһәр башлыгы.
Әйтик, синоптиклар фаразлавынча, 13 гыйнварда, нигездә, явым-төшемсез булачак. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан, уртача тизлектә, урыны белән көчле булыр дип тә көтелә. Көндез һава температурасы -10,-15 градус булачак.
«Башинформ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, Мортаза Рәхимов белән хушлашу бүген, 13 гыйнварда, «Башкортостан» концерт залында 9.00 сәгатьтә башланды. 12.00 сәгатьтә матәм митингы башлана.
Чараның туры трансляциясен "БСТ", "Башкортстан 24" һәм "Вся Уфа" телеканаллары эфирында 11.00 сәгатьтән карарга мөмкин булачак.
Фото: "Башинформ" агентлыгы