+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
14 гыйнвар 2023, 07:25

Фронт волонтерлары җыелачак

Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев республика парламентында махсус хәрби операция үткәрүгә ярдәм күрсәтүче волонтерларга ярдәм итү буенча “түгәрәк өстәл” үткә­рергә кушты.

“Үз теләге белән фронтка ярдәм итүчеләрне җыячакбыз. Аларның эшчәнлек даирәсе бик киң, – диде Константин Толкачев. – Кешеләр хәрби кием-салым, маскировка сеткалары тегә, медицина кирәк-яраклары ясый, төрле товарлар җыя һәм башкалар.

Дәүләт җыелышы-Корылтайга ярдәм сорап хатлар килә. Кемгәдер биналар, кемгәдер материаллар, җиһазлар, электр энергиясе җитми... Аларда бердәнбер нәрсә – ярдәм итү теләге. Без аларны җыярга, тыңларга һәм эшләрендә булышырга тиеш. Волонтерларның мөмкинлекләре чикле һәм барысы да җитештерүдән алып, махсус хәрби операция үткән урыннарга илтеп җиткерү чылбырын оештыра алмый. Бу эшне көйләү зарур”.

Фото: resbash.ru

Фронт волонтерлары җыелачак
Фронт волонтерлары җыелачак
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас