

“Бу безнең уртак авырту һәм тулыланмас югалту. Уң эш өчен көрәшеп, ул үз Ватанын, якыннарын һәм туганнарын нацистлардан гына түгел, фашизм таралу куркынычыннан яклады. Геройның туганнары һәм якыннарының кайгысын тирән уртаклашабыз. Фәнис безнең йөрәкләрдә, хәтеребездә һәм Русиянең героик елъязмасында мәңгегә калачак. Хушлашу тантанасы 2023 елның 16 гыйнварында 11.00 сәгатьтә Югары Тәтешле авылы мәдәният йорты мәйданында узачак”, — дип яза Тәтешле районы хакимияте башлыгы.
Бу хәбәр безнең йөрәкләрне дә чиксез тетрәндерде. Фәнис Хөсәеновның якыннарының тирән кайгысын ихлас уртаклашабыз.
Тыныч йокла, Тәтешленең батыр егете...