Киңәшмә башында Константин Толкачев “Башкортстан Республикасының Конституцион советы турында”гы Законның үз көченә керүе турында искә төшерде һәм Конституцион совет Рәисе Хәйдәр Вәлиевка, Рәис урынбасары Владимир Крыловка һәм секретарь Светлана Сафинага таныклыклар тапшырды. Парламент спикеры аларга уңышлар һәм республика өчен нәтиҗәле эш теләде. Дәүләт җыелышы-Корылтайның көзге сессия эшенә йомгак ясап, Константин Толкачев бу чорда дүрт пленар утырыш уздырылуын хәбәр итте. Аларда 96 закон проекты каралган, шуларның 51е закон статусын алган. Башкортстан парламенты, закон чыгару башлангычы хокукын тормышка ашырып, Русиянең Дәүләт думасына тугыз федераль закон проектын керткән. Дүрт проект Русия Федерациясе Закон чыгаручылар советына эксперт бәяләмәсенә җибәрелгән. Аларның барысы буенча да эш алып барыла. Көзен Рәисе көзге сессиядә кабул ителгән берничә мөһим республика законын билгеләде. Алар арасында махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына шулай ук санкция басымы шартларында икътисадка ярдәм итүгә юнәлтелгән законнар бар. Көзен депутатлар дустанә илләрдә республиканың икътисади партнерларын эзләү белән актив шөгыльләнде. – Сентябрьдә чит илләрнең төбәк парламентлары белән хезмәттәшлекне үстерү буенча эшче төркем булдырылды, – диде Константин Толкачев. – Аны минем урынбасарым Рөстәм Ишмөхәммәтов җитәкләде. Бездә Беларусь, Кытай, Индонезия, Италия парламентарийлары һәм эшлекле даирәләре белән нәтиҗәле очрашулар узды. Тагын бер урынбасарым Рөстәм Әхмәдинуров Азәрбайҗанга партнерлык элемтәләре урнаштырырга барды. Депутатлар хәрби хезмәткәрләргә гуманитар ярдәм җыюда актив катнашты, мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә патронаж ясады, гуманитар конвойлар озатып йөрде, Башкортстан хәрбиләре махсус операция узган һәм әзерлек үткән урыннарга чыкты. Аерым алганда, Константин Толкачев сентябрь башында Луганск һәм Донецк халык республикаларында булды. Сәфәр барышында парламентара хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, республикабыз көче белән ремонтланган һәм җиһазландырылган мәктәп ачылды, Башкортстан табиблары һәм төзүчеләре белән очрашулар уздырылды. Декабрьдә парламент спикеры Урындагы үзидарә, гражданнар җәмгыяте институтларын үстерү һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары комитеты рәисе Салават Хөсәенов белән берлектә Херсон өлкәсенә сәфәр кылды, анда хәрби һәм медицина хезмәткәрләре урнашкан урыннарда булды һәм берничә эшлекле очрашу үткәрде. Уфада Дәүләт җыелышы-Корылтай тарафыннан оештырылган иң мөһим чаралар арасында Идел буе федераль округы субъектлары дәүләт хакимиятенең Законнар чыгару органнары ассоциациясенең алтмыш бишенче утырышы да бар. Республика законнарының үтәлешен контрольдә тоту буенча чаралар үткәрелде. Республика парламенты Рәисенең Федераль җыелыш каршындагы Русия Федерациясе Законнар чыгаручылар советы комиссиясе составында дәүләт иминлеген законнар белән тәэмин итү һәм коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча эше дәвам итте. Башкортстан Республикасы Башлыгының Дәүләт җыелышы-Корылтайга еллык Юлламасында киләчәккә бурычлар билгеләнде. – Юлламада 2023 елда республика үсешенең өстенлекле юнәлешләре билгеләнде, аның икътисади потенциалын ныгыту һәм социаль тотрыклылыкны тәэмин итү буенча бурычлар куелды, – диде Константин Толкачев. – Республика Башлыгы якын киләчәккә куйган төп бурыч – коллектив Көнбатыш белән икътисади һәм сәяси каршылык шартларында яңа мөмкинлекләрне эзләү һәм гамәлгә ашыру. Юллама йомгаклары буенча без аны тормышка ашыру буенча чаралар планын эшләдек, аны үтәү безнең эшнең өстенлекле юнәлеше булачак. Дәүләт җыелышы-Корылтайның язгы сессиягә якынча эш программасына 48 республика законы проекты кертелгән. Спикер парламент комитетларының һәркайсы эшләячәк иң әһәмиятле закон проектларын атады. – Язгы сессиягә биш “түгәрәк өстәл” планлаштырылган, – дип хәбәр итте парламент Рәисе. – Алар күбрәк булырга да мөмкин. Коллегалар, законнарның үтәлешен контрольдә тотуның төрле форматларын куллануыгыз өчен рәхмәт әйтәсем килә! Яз көне безгә эксперт советлары, эшче төркемнәр, Дәүләт җыелышы-Корылтайның даими нигездә эшләүче комиссияләре эшчәнлеген дәвам итәргә туры киләчәк. Парламент Рәисе депутатларга башлангычлары өчен рәхмәт белдерде һәм яңа елда уңышлы эшләүләрен теләде. .