

Башкортстанда кичә 10 яшьлек баланы бәрдергәннәр, дип хәбәр итте "телеграмм-канал"да төбәкнең Баш дәүләт автоинспекторы Владимир Севастьянов.
Юл-транспорт һәлакәте 14 гыйнвар кичендә Янавылның Җиңү урамында булган.
«Нефтекамкада яшәүче 32 яшьлек ир-егет "Тойота Королла " руле артында 10 яшьлек малайны бәрдергән. Бала чат аша юл кагыйдәләрен үтәмичә чыгып барган булган. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә каза күрүче төрле җәрәхәтләр белән дәваханәгә эләккән", - диде Владимир Севастьянов.
Әлеге вакытта бала Нефтекама дәваханәсенең хирургия бүлегендә. Юл авариясе факты буенча тикшерү үткәрелә.
Фото: "Башинформ" агентлыгы