+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
15 гыйнвар 2023, 09:03

Непалдагы авиаһәлакәттә русиялеләр дә булган...

Самолетта 72 кеше булган, араларында Русия кешеләре дә бар, дигән хәбәр килеп иреште.

Непалдагы авиаһәлакәттә русиялеләр дә булган...Непалдагы авиаһәлакәттә русиялеләр дә булган...
Непалдагы авиаһәлакәттә русиялеләр дә булган...

Самолет Непалдагы Похара шәһәрендә һәлакәткә дучар булган, дип хәбәр итә "the Kathmandu Post" басмасы.

Бу фаҗига Похараның иске һәм яңа аэропортлары арасында булган. "Yeti Airlines" авиакомпаниясе карамагындагы турбовинтлы "ATR 72" самолеты Катманду шәһәреннән Похарага очкан. Компания вәкиле әйтүенчә, бортта 68 пассажир һәм дүрт экипаж әгъзасы булган. Алары арасында Русиядән дүрт кеше дә булган.

Урындагы хакимият мәгълүматлары буенча, барлык пассажирлар һәм экипаж әгъзалары һәлак булган. Әлеге вакытта фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.

Фото: Риа Новости

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас