Илнең гражданнар авиациясе идарәсе директоры урынбасары Санжай Кумар әйтүенчә, исән калучылар юк.
Судмедэкспертлар һәлак булучыларның шәхесен ачыклау өстендә эшли, дип өстәде Кумар. Шулай ук идарә вәкиле билгеләп үткәнчә, авиалайнер һәлакәте урынында белгечләр ике кара тартма тапкан. Алар тикшерүчеләргә тапшырылган. Әлеге вакытта экспертиза үткәрелә.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, "Yeti Airlines" авиакомпаниясе карамагындагы турбовинтлы "ATR 72" самолеты Катманду шәһәреннән Похарага очкан. Компания вәкиле әйтүенчә, анда 68 пассажир һәм дүрт экипаж әгъзасы булган. Алар арасында Русиядән дүрт кеше дә булган.
Фото: tass.ru