

Илебез өчен авыр вакытларда беркем дә читтә калмый. Кем – җылы сүз, кем – җылы киемнәр, кем акчалата булыша. Егетләребез еракта да туган өй җылысын тойсыннар өчен хатын-кызлар үз өлешен кертергә тырыша – җылы оекбаш-бияләй бәйлиләр, милли ризыклар әзерлиләр.
Менә Кабак авылы хатын-кызлары да шушы көннәрдә Лилия һәм Наил Гобәйдуллиннар йортына җыелышып, токмач кистеләр.
- Мондый идеяне барыбыз да күңелендә йөрткән икән. Егетләргә туган йорт җылысы җибәрәсе килде. Мондый чара үткәрүне авыл биләмәсе башлыгы Руслан Әюпов та хуплап алды һәм безгә бар яклап ярдәм күрсәтте, - ди “Ак калфак” бүлекчәсе җитәкчесе Халисә Әхмәтшина.
Гобәйдуллинар гаиләсе дә изге эшне үткәрү өчен ныклы әзерләнгән, йортларында камыр басу, җәю һәм токмач кисү өчен барлык шартлар булдырган. Шуңа эшне уңган хатын-кызлар бик тиз башкарып чыккан.
Эш арасында җырлашып, моңланып та алганнар. “Тизрәк әйләнеп кайтыгыз!” җырын әлеге акциянең гимны итеп юкка гына сайламаган гүзәл затлар: егетләр биргән вәгъдәләр хакына тизрәк исән-имин әйләнеп кайтсын, юлларында фәрештәләр саклап йөртсен. Бу көнне хатын-кызларның һәрберсе эшне шундый теләк белән башкарды, токмач әнә шундый изге теләк белән киселде. Иң мөһиме – аларның теләкләре Ходай Тәгаләнең “Амин” дигән чагына туры килеп, егетләребез тиз арада җиңү белән әйләнеп кайтсын иде!
Фото: Руфина Әхмәдиева.