Һөнәри бәйрәм тарихи дата — беренче Русия басма гәзитенә нигез салу белән бәйле. 1703 елның 13 гыйнварында Петр I указы буенча “Ведомости” гәзитенең беренче саны дөнья күргән.
Бүген “Башинформ” матбугат агентлыгының конференц-холлында Русия матбугаты көненә багышланган тантаналы чара узды. Җыелучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы җитәкчесе Максим Ульчев котлады. Ул билгеләп үткәнчә, журналистика һәрвакыт иң мавыктыргыч, кызыклы, кирәкле, әмма шул ук вакытта катлаулы һәм куркыныч һөнәр булып кала. Бигрәк тә быелгы вәзгыять бу һөнәр вәкилләреннән аек акыл, җитезлек һәм дөрес фикер йөртү таләп итә.
-Махсус хәрби операция башлануның беренче көннәреннән үк безнең журналистлар аны яктырту эшенә интеграцияләнде. Бу эштә безнең 30 хезмәттәшебез турыдан-туры катнашты: командировкаларга йөрде, гуманитар йөк озатып барды. Без бергәләп хакыйкать өчен көрәштек. Нәкъ менә быел безнең эшебез бергәләп хакыйкать өчен көрәшүебез белән аеруча мөһим булды, - диде ул.
Журналистларны һөнәри бәйрәмнәре белән котларга төрле министрлыклар һәм ведомстволар, иҗтимагый оешмалар вәкилләре килгән иде. Алар җылы сүзләрен, ихлас рәхмәтләрен җиткерде.
Чарада 2022 ел нәтиҗәләре буенча иҗади конкурсларда җиңүчеләр дипломнары тапшырылды. “Кызыл таң” — “Республика гәзит һәм журналлар редакцияләрендә наркоманияне кисәтү һәм сәламәт тормыш рәвешен пропагандалау темасын яктыртуны иң яхшы оештыру” номинациясендә — беренче, ә “Алга” сәнәгать-җитештерү икътисади зонасы эшчәнлеген иң яхшы яктыртучы” номинациясендә өченче урынны яулады.
фото: Динар Кәлимуллин