+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 гыйнвар 2023, 13:08

7 яшьлек бала машина астында калган...

Ул исәнме?

7 яшьлек бала машина астында калган...
7 яшьлек бала машина астында калган...
Кичә, 17 гыйнварда, Уфада Дим районында балигъ булмаган баланы бәрдергәннәр.

Башкала Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, 52 яшьлек хатын-кыз "Mazda CX-5" автомобиле руле артында Магистральная урамыннан барганда юлга 7 яшьлек бала йөгереп чыккан. Ул юлны дөрес урыннан кисеп чыкмаган.

Юл-транспорт һәлакәтләрендә башы һәм аяк-куллары җәрәхәтләнгән беренче сыйныф укучысы дәваханәгә озатылган. Водитель сүзләренчә, бала кар өеме артыннан юлга кинәт йөгереп чыккан. Нәтиҗәдә, водитель тормозга басарга өлгермичә, баланы бәрдергән.

Әлеге вакытта авария факты буенча административ тикшерү башланган.

Фото: "Башинформ" агентлыгы


Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: