+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
18 гыйнвар 2023, 13:40

Башкортстан Башлыгы грантларына гаризалар кабул ителә

1 февральдә Башкортстан Башлыгының Грантлар фонды Башкортстан Башлыгының гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүдә катнашучы һәм 2023 елда социаль әһәмияткә ия проектларны гамәлгә ашыручы коммерция карамагында булмаган оешмаларына грантлар бирүгә беренче конкурска гаризалар кабул итүне ача.

Башкортстан Башлыгы грантларына гаризалар кабул ителәБашкортстан Башлыгы грантларына гаризалар кабул ителә
Башкортстан Башлыгы грантларына гаризалар кабул ителә

Конкурс беренче тапкыр мини-грантларның яңа форматында үткәреләчәк. Конкурста катнашучы дәгъва итә ала торган максималь сумма - 500 мең сум. Конкурсның гомум бюджеты 25 млн. сум тәшкил итә.

Башкортстан Башлыгы грантлар конкурсын уздыруның яңа форматы яшь коммерция карамагында булмаган оешмаларга ярдәм итү, территорияләрдә яшәүчеләрнең локаль социаль проблемаларын хәл итү, шулай ук элек грант ярдәме ала алмаган оешмаларга үз идеяләрен үстерү һәм тормышка ашыру өчен сайланган.

Конкурста катнашуга гаризалар 2023 елның 1 февраленнән 2 мартына кадәр https://грантыглавы102.рф. сайтында кабул ителәчәк.

Фото: грантыглавы102.рф.

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас