Өлкәнәя барган саен, үткәннәргә янә караш ташлап, серле сандыкны сак кына ачасы, ишетеп белгәннәрне яшь буынга җиткерәсе килә. Еллар иләгендә иләнгән төрле мөһим эпизодлар, бәлки, кемгәдер үрнәк булыр. Ни үкенеч, кыска гына гомер эчендә җирдә якты эз калдырган кайбер якташ шәхесләребез хакында тиешенчә белмибез икән әле. Менә шуларның берсе – Әнвәр Әхмәтгали улы Сираев. Ул — онытылган, күпләр инде хәтерләмәгән дә шәхес. Ә бит андыйларны онытмаска иде!
Миңа заманында икенче бер күренекле шәхес, партиянең Башкортстан өлкә комитеты
секретаре, 35 елдан артык аралашкан райондашым Таһир Исмәгыйль улы Ахунҗанов болайрак дигән иде: “Энем, данлыклы шәхесләр хакында күп язасың, адашың Әнвәр Сираев турында да онытмасаң иде. Аны белүчеләр бик аз”. Дәрәҗәле аганың әманәт булып яңгыра-ган сүзләре шактый еллар баш миемне бораулады. Үкенечкә каршы, үзе белән дә, Таһир абый белән дә яңадан бу хакта сөйләшеп булмады. Ә әманәтне ничек тә үтәргә кирәк. “Эзләгән кеше һәрчак таба”, — диләр бит.
Баксаң, әлеге героем минем инәкәй — Мөнәвәрә Гыймазетдин кызын, чаңгы буенча дөнья чемпионы Зәлия Насрыева-Матинаны, атказанган табибларны биргән искиткеч матур табигатьле кечкенә Разыя авылында (Бишбүләк районы) дөньяга килгән икән. Миңа кайчандыр биредә яшәгән икетуган энесе, заманында колхозның алдынгы тракторчысы булган Билал ага Сираев белән очрашырга туры килгән иде. Тик ул да бик яшьли авылдан чыгып киткән абыйсы хакында әллә нәрсә сөйли алмады. Чөнки дәүләт эшләре белән мәшгуль булган кеше туган авылына берничә сәгатькә генә кайткан булган. Шулай да, Билал абый миңа саргаеп беткән, ертыла төшкән “Советская Башкирия” гәзитенең 1974 елның апрель башындагы некролог урнаштырылган санын бирде. Некролог астында партия өлкә комитетының беренче
секретаре М. З. Шакировның һәм дистәләгән дәүләт эшлеклесенең култамгалары куелган. Анда Әнвәр Әхмәтгали улы Сираевның кыскача биографиясе һәм фоторәсеме урнаштырылган.
Туган якны өйрәнүче, эзтабар журналист буларак, мәгълүмат алу максатында төрле архивларга мөрәҗәгать итеп карадым. Бу да уңай нәтиҗә бирмәде. Аптырагач, ул соңгы елларында хезмәт куйган Караидел төбәге кешеләре белән элемтәгә чыктым. Эзләнә торгач, “боз кузгала” башлады. Баксаң, авылдашыбыз Зәлфирә Рәшит кызы Салаватова Караидел районының Абыз авылында яши икән. Мин аның әнисе, педагогия хезмәте ветераны, хөрмәтле элекке укытучым Мәгъмүрә Гыйльмулла кызы ярдәме белән нинди дә булса мәгълүматлар алуга ирештем. Зәлфирә Рәшит кызы зур тырышлык, үҗәтлек күрсәтеп, Караидел районы гәзите ветераны Пётр Николаевич Сазонов белән очраша. Һәм ул, үзенең белгәннәрен, кайбер истәлекләрен авылдашыма кыскача язып бирә. Яхшы ният кылып, күңелләр изгедә булгач, бергәләп рухи күперләрне ныгытырга да форсат табыла икән. Аларга ихлас рәхмәт юллыйсы килә.
Тәүдә үзем тапкан чыганакларга, героемның үткән хезмәт юлына бер караш ташлыйк әле. Әнвәр Әхмәтгали улы Сираев 1922 елда Бишбүләк районының Разыя авылында ярлы крестьян гаиләсендә туган. Тулы булмаган урта мәктәпне тәмамлагач, хезмәт юлын Мәнәвезтамак авылында (Миякә районы) элемтә бүлекчәсе начальнигы урынбасары вазыйфасыннан башлый. 1941-42 елларда сөт-май заводында бухгалтер урынбасары, соңыннан Җилдәр машина-техника станциясендә баш бухгалтер булып эшли. 1942-46 елларда ул Совет Армиясе сафларында хезмәт итә, Бөек Ватан сугышында катнаша. Аңа лейтенант званиесе бирелә, күкрәген ике Кызыл Йолдыз ордены, медальләр бизи.
Туган якларына исән-имин әйләнеп кайткач, Әнвәр Әхмәтгали улы партиянең Миякә район комитеты аппаратында эшли, ә соңрак Пальмиро Тольятти исемендәге Уфа авиация техникумын тәмамлый һәм Уфа моторлар төзү заводында техник булып хезмәт куя. 1952 елда аны Бишбүләк районының Ает МТСы директоры итеп тәгаенлиләр. Ике ел чамасы эшләгәч, югары белем алу максатында Чиләбе авыл хуҗалыгын механикалаштыру һәм электрлаштыру институтында тырышып укый. Берникадәр вакыт үткәч, югары белемле белгеч Бишбүләк РТСына җитәкчелек итә башлый.
1960 елда исә тәҗрибәле җитәкчене партиянең Бишбүләк район комитетының икенче секретаре итеп үрләтәләр. Алдан күрә белү, оештыру сә-ләтенә ия булган кешене гадәттә бер урында озак тоткарламыйлар. Шуннан соң ул Бәләбәй, Караидел районнары колхоз-совхоз идарәләрендә партия комитеты секретаре урынбасары, секретаре вазыйфаларын башкара.
Өлкә комитет Әнвәр Әхмәтгали улы Сираевны 1965 елда партиянең Караидел район комитетының беренче секретаре вазыйфасына тәкъдим итә һәм ул халык тарафыннан сайлана. Сигез еллап биредә армый-талмый хезмәт куя. Ә инде 1974 елда өлкә комитетының бүлек мөдире урынбасары итеп раслана. Ни үкенеч, бу вазыйфада ул озак эшли алмый, аның гомере 52 яшендә кинәт өзелә.
Ә менә аның якты эзләре калган җирдә — Караидел районында олы ихтирамга лаек булган райондашымны бүген дә хөрмәт белән искә алалар. Югарыда искә алган коллегам Пётр Сазоновның кыскача истәлекләренә мөрәҗәгать итмәкчемен.
Әнвәр Әхмәтгали улы беренче көннәрдән үк үзен һәрьяклап үрнәкле кеше итеп күрсәткән.
Райкомның беренче секретаре район гәзите редакциясенә кереп чыгарга да вакыт тапкан. Хәбәрчеләрне үзе белән район буйлап йөрткән, колхозларда барган отчет-сайлау җыелышларына алып чыккан, җитешсезлекләр, уңышлар, яңалыклар, үзгәрешләр хакында мәка-ләләр язарга киңәш биргән.
Караидел районы урманга бай як. Эре урман сәнәгате хуҗалыгы, аның дистәләгән участоклары, агач (сал) агызу конторасы гына үзе ни тора! Елгалар, бигрәк тә Караидел елгасы буйлап төрле кулланучылар заказлары буенча елына миллионлаган кубометр агач агызганнар. Ә күпме башка предприятиеләр: кирпеч заводы, икмәк комбинаты, сыра заводы, төрле техниканы ремонтлау базалары һәм башкалар районның тотрыклылыгын тәэмин итү өчен хезмәт иткән?! Уйлап карасаң, күпме кеше аларда хезмәт куйган, яшәү рәвешен канәгатьләндергән, киләчәккә ниндидер өмет чаткысын кабызган.
Бик дәрәҗәле кеше булса да, вазыйфасыннан ул беркайчан да үз мәнфәгатьләрендә файдаланмаган. Тыйнаклык сыйфатын да саклаган. Аның өчен кеше факторы бигрәк тә кыйммәтле булган. Шуңа да караиделлеләрнең кечесе дә, олысы да эчкерсез якташыбызны ихлас хөрмәт иткән һәм бүген дә олы ихтирам белән телгә ала, аңа чиксез рәхмәтен юллый.
Үткәннәргә әйләнеп кайтып, заманында аның белән бер чорда КПСС өлкә комитеты секретаре булып эшләгән райондашым Таһир Исмәгыйль улы Ахунҗановның сүзләрен искә төшерәсе килә: “Әнвәр Әхмәтгали улы Сираев эшкә һәрвакыт югары җаваплылык белән карады, үзенә дә, кешеләргә дә таләпчән булды, кушылган эшне вакытында намус белән башкарды. Шуңа да ул республика партия активы эшчәнлегендә дә олы хөрмәт казанды: ХХХI-ХХХIII партия өлкә конференцияләрендә КПСС өлкә комитеты әгъзасы булып сайланды, Башкорт АССРы Югары Советының җиденче, сигезенче чакырылышлары депутаты булды...”
Олы кадер-хөрмәткә ия булган талантлы җитәкченең намуслы хезмәтен илебез җитәк-челеге Хезмәт Кызыл Байрагы, “Почет билгесе” орденнары, күп кенә медальләр белән бәһалады. Тынгысыз, эшне оста оештыручы, кешеләргә искиткеч мәрхәмәтле Әнвәр Әхмәтгали улы Сираевның яхшылыкларын халык әле дә зур ихтирам белән искә ала икән, димәк, ул күпләр өчен бүген дә исән.
Әнвәр Сөләйманов,
журналист-эзтабар.