+7 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 гыйнвар 2023, 14:53

Укучылар мәктәпкә таракан алып килгән...

Ни өчен?

Укучылар мәктәпкә таракан алып килгән...
Укучылар мәктәпкә таракан алып килгән...
Бу гаҗәп хәл Ишембайның 18 санлы мәктәбендә булган. Укучылар ашханәгә йөрмәс өчен бирегә таракан алып килеп, аны видеога төшергән һәм социаль челтәрләргә урнаштырган.

Видеода өстәл һәм ризык өстеннән йөгерүче таракан күренә. “Бу - безнең 18нче мәктәп”, – дигән тавыш ишетелә.

Арытаба, “Башинформ” агентлыгы белдерүенчә, видеоролик Интернетта пәйда булганнан соң, шәһәрнең мәгариф бүлеге тикшерү оештырган. Аның нәтиҗәсендә видео авторларының тараканны мәктәпкә үзләре алып килүе ачыкланган.

- Социаль челтәрләрдә дөнья күргән фактларның дөресме-түгелме икәнлеген ачыклар өчен 18 санлы мәктәптә хезмәт тикшерүе оештырылды. Бернәрсә дә табылмады. Укучылар белән педагогик эш үткәргәннән соң, балалар кайнар аштан баш тартырга сәбәп булсын өчен тараканны үзләре мәктәпкә алып килүләрен сөйләп бирде, – дип белдергән Ишембайның мәгариф идарәсе начальнигы Илшат Исмәгыйлев.

Фото: Башинформ агентлыгы

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: