Мәйданның үзенчәлеге - ашлык саклау һәм эшкәртү өчен билгеләнгән элеватор урнаштырылуы. Монда, шулай ук, төрле административ һәм көнкүреш объектлары, ашлык киптергечләр һәм башка җиһазлар урнаштырылган.
- Территория кирәкле инженерлык инфраструктурасына тоташтырылган: электр, газ, су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу. Моннан тыш, монда кайбер биналар һәм җиһазлар ремонтланган инде, - дип билгеләп үтте Үсеш корпорациясе генеральный директоры Наил Габбасов. - Авыл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматларына караганда, бөртеклеләр уңышы узган елда рекордлы күләмнән артып киткәч, ашлык саклагычларны арттыруга ихтыяҗ туды. Бүген бу - дәүләт ярдәменең төрле чараларын кулланып, проектларны тормышка ашырырга мөмкинлек бирүче иң актуаль урыннарның берсе.
Әлеге мәйданчык белән кызыксынган инвесторга корпорация вәкилләре милекче, муниципалитет җитәкчелеге һәм ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар белән хезмәттәшлектә ярдәм күрсәтәчәк.
Фото: Башкортстан Хөкүмәте