

Аларның мәгълүматларына караганда, бүген, 19 гыйнварда, республикада явым-төшем көтелми. Җил көньяктан, көньяк-көнчыгыштан, талгын. Һава температурасы көндез -7, -12 градус.
Иртәгә, 20 гыйнварда, республикада явым-төшем булмаячак. Һава температурасы төнлә -14, -19, урыны белән -21, -26 градус булуы көтелә.
21 гыйнварда да кар явуы көтелми. Җил юнәлешен үзгәртүчән, талгын. Һава температурасы төнлә -11, -16, урыны белән -19, -24 градус булачак.
Фото: Башинформ